Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хөснетдинова Рушания Фарваз кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйлар

    --, 23 ноябрь 2018 - 21:06
    659
    0
    0

    Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

    5 Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез Хөснетдинова Рушания Фарваз кызына 60 яшь тула. Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

    Җырымның моңы, тормышым нуры,

    Кадерлем минем, газизем минем,

    Игелек тулы олы йөрәкле,

    Мәңге яшь, гүзәл – әнием минем.

    Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.

    Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

    Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.

    Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

    Әни бит ул – өйнең яме,

    Ә тормышта – олы терәк.

    Сәламәт бул, озак яшә.

    Син бит, әни, безгә бик кирәк.

     

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илдар, балаларың Илфак-Гөлнара, Айдар-Әлфия, оныкларың Миләүшә, Диләрә, Камил, Данил, Алина

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: