Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Зимфира Кашап кызы Мөхәммәдъярованың олуг юбилее – 70 яше тулу уңаеннан ветеран авыл Советлары башлыклары һәм секретарьлары исеменнән ихластан котлыйбыз.

08 февраля 2019, 16:29

1059

0

1

Хөрмәтле Зимфира Кашап кызы Мөхәммәдъярованың олуг юбилее – 70 яше тулу уңаеннан ветеран авыл Советлары башлыклары һәм секретарьлары исеменнән ихластан котлыйбыз.

Без Сезнең белән озак еллар җаваплы эштә эшләдек. Хезмәт юлында Сез эшегезнең остасы, сабыр һәм мәрхәмәтле, шул ук вакытта таләпчән, гадел булдыгыз. Яшьләргә алтынга тиң киңәшләрегезне биреп, өлкәннәргә, хезмәтләрен аңлап хөрмәт белән каравыгыз эштә һәм тормышта таяныч булды. Кешелеклелек, төгәллек, хезмәткә җаваплы караш – Сезнең күркәм сыйфатларның берничәсе генә. Сез остаз җитәкче буларак безне халыкны аңларга, аларга якын булырга, кулдан килгән кадәр халыкка хезмәт итәргә өндәдегез. Сезгә олы хөрмәт белән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев