Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез Сәгытдинов Әсгать Хаҗи улын чын күңелдән зур бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

05 июня 2019, 09:09

1593

0

2

Хөрмәтле хезмәттәшебез Сәгытдинов Әсгать Хаҗи улын чын күңелдән зур бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көнгә Сез бай иҗат тормышы белән зур хөрмәт һәм абруй казанып килдегез. Гомерегезне район газетасына багышлап, үзегезне яхшы белгеч, иҗади журналист итеп таныттыгыз. Тәҗрибәле, ярдәмчел хезмәттәшебез буларак без Сезне хөрмәт итәбез, яратабыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, сәламәтлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыгызның, якыннарыгызның изгелеген күреп, мул тормышта яшәү насыйп булсын!

 

Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен – 

Оныкларың гөрләп үссен.

 

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы коллективы

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев