Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Харисовлар гаиләсенең “бриллиант” туйлары – 60 ел бергә!

18 января 2019, 11:19

1008

0

1

Харисовлар гаиләсенең “бриллиант” туйлары – 60 ел бергә!

17 гыйнварда Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез Харисов Габделхәй Хаҗи улы һәм әниебез Харисова Мөнирә Бари кызының бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел тула. Әти-әниебез! Сезне олы юбилеегыз белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар һәм оныкларның күңел җылысын тоеп, тигезлектә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

 

Сез безнең тормышның тоткасы,

Сакладыгыз һәрчак җилләрдән.

Гомерегез юлы шуңа да

Толымлап үрелгән гөлләрдәй.

Әти-әни йорты шундый җылы,

Әйтерсең лә, җәннәт бакчасы.

Шушы йортны изге фәрештәләр

Бәла-казалардан сакласын.

Тәрәзә төбендә - гөлләр үссен,

Кайту язсын һәрчак сагынып.

Сезгә тигез гомер биргән өчен

Ходаема укыйм мең рәхмәт!

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың Энҗе-Рәфис, Гаяз-Румия, оныкларың һәм оныкчыкларың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев