Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын!

08 мая 2019, 14:49

1378

0

5

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын!

Кәтем авылында гомер итүче әти-әниебез, әби-бабабыз Фәридә Салих кызы һәм Нургаяз Мөхәммәтҗан улы Юнысовларның 8 май көнне мәрҗән туйлары. Кадерлеләребез, шушы шатлыклы бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, тигез, озын гомер телибез. Без, балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның бәхет-шатлыкларына куанып, һәр яңа көн туганга сөенеп, безнең игътибарыбызны, ихтирамыбызны, яратуыбызны тоеп, бик озак бергә яшәргә язсын.

Әтиебез! Әниебез!

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев