Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җиңү бистәсендә яшәүче әниебез, әбиебез Дания Әхмәтгали кызы Таипованың туган көне

15 марта 2019, 09:50

1170

0

2

Җиңү бистәсендә яшәүче әниебез, әбиебез Дания Әхмәтгали кызы Таипованың туган көне

14 мартта Җиңү бистәсендә яшәүче әниебез, әбиебез Дания Әхмәтгали кызы Таипованың туган көне.

Сиңа 80 яшь дип һич кенә дә әйтмәссең, чөнки син зифа буйлы, мөлаем йөзле, тормыш сөючән. Юлыңда очраган киртәләрне горур уздың, кайгыларга сынып, бөгелеп төшмәдең. Моң-зарны белмисең, нәфис иңнәреңдә гомер буе ир-ат та күтәрә алмас авыр йөкне тарттың, тырыш һәм тәвәккәл булдың. Газиз улыңны югалтып, ачы күз яшьләре түккәндә дә, үзүзеңне кулга алып, безгә ярдәмгә килдең, сабыр булырга өйрәттең. Без синнән үрнәк, көч алып яшибез.

Балаларың, оныкларың туып-үскән нигезне саклап, йортыбызның нуры булып торасың. Кайчан кайтсак та – ачык йөз, сый, кадер-хөрмәт. Син безнең өчен олы сердәш тә, зирәк киңәшче дә. Изге теләкләрең безне ялгыш адымнардан, тормыш авырлыкларыннан саклый. Рәхмәт сиңа!

Сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, шатлыклы көннәр телибез. Киләчәктә дә ышанычлы терәгебез, җылы кояшыбыз булып, безне сөендереп, озак яшә!

 

Киленең Гөлназ, оныкларың Чулпан, Айсылу.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев