Азнакаево
  • Рус Тат
  • Галиева Розалия Канәгать кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар

    --, 14 август 2018 - 16:34
    2061
    0
    2

    13 август безнең өчен иң кадерле кешебез Галиева Розалия Канәгать кызына 70 яшь тулган көн!

    Чын күңелдән сине туган көнең белән котлап, сиңа бары тик сәламәтлек телибез. Тигез тормышта, муллыкта, шатлыкта гомер кичерергә язсын иде безгә Ходай!

    Безне сөендереп, өебезнең яме, тормышымның тәме, балаларың киңәшчесе, ярдәмчесе, 4 оныгыбызның иң яраткан әбиләре булып, 48 ел тормыш юлын бергә үттек, бүгенге бәхетле көннәрне үз кулыбыз, үз көчебез белән тудырдык. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт!

    Өйрәттең безне яшәргә

    Тормыш кадерен белеп.

    Килгән авырлыкларны да

    Үткәрә белдең көлеп.

    Чәчтән генә сыйпасаң да

    Югала бөтен хәсрәт.

    Барысы-барысы өчен,

    Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.

    Һәрвакытта янәшәдә

    Яшәсә иде шулай.

    Озын гомер бирсә иде

    Бүләккә сиңа Ходай!

    Иң изге теләкләр белән: сине яратып ирең Фоат, балаларың Азат-Венера, Марат-Айгөл, оныкларың Ирек-Әминә, Тәлгать-Тимур

    Фото pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: