Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакирова Фәүзия Инсаф кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 60 яше тулу белән тәбриклибез

05 апреля 2019, 14:29

892

0

1

Бакирова Фәүзия Инсаф кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 60 яше тулу белән тәбриклибез

Үчәлле авылында туып-үсеп, язмышын Мәндәй авылы егете белән бәйләгән, гомерен игелекле хезмәткә – халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә багышлаган кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Бакирова Фәүзия Инсаф кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 60 яше тулу белән тәбриклибез. Кояш кебек якты йөзле, тәмле сүзле, киң күңелле, олы йөрәкле син! Өебезнең нуры булып, барыбызга үзеңнең күңел җылыңны таратып, төпле киңәшләреңне биреп яшисең. Син булганга тормышыбыз ямьле, түгәрәк, көннәребез шатлык белән тулы. Алга таба да шулай безне сөендереп, иң кадерле, иң хөрмәтле кешебез булып озын-озак, сау-сәламәт, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын. Гомер уза диеп моңсуланма, син безнең өчен һәрчак яшь һәм гүзәл! Без сине бик-бик яратабыз!

 

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең,

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Әсгать, балаларың Алсу – Рудис, Азат – Эльвира, оныкларың Вагыйз, Вилдан, Вәлихан, Марсель, Адель, Самира

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев