Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Зөлфия Шәрипованы туган көне белән котлыйлар

    --, 30 июль 2018 - 17:08
    1972
    0
    1

    Урманай авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган сеңлебез Шәрипова Зөлфия Гамил кызының 30 июльдә туган көне.

    Кадерле, сөйкемле яраткан сеңлебез!

    Без сине шушы гомер бәйрәмең – туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз.

    Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез!

    Туачак таңнарың һәрвакыт шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, шулай якыннарың, туганнарың янәшәсендә озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын!

    Без сине барыбыз да бик яратабыз!

    Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың исеменнән апаң Зинфира, җизнәң Әнәс һәм Илүз

    Якты-Юл авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: