Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда яшәүче туганыбыз Гарипова Рузалия Дамир кызының бүген истәлекле көне - 55 яше! 

    --, 23 ноябрь 2018 - 21:13
    603
    0
    2

    28 Азнакайда яшәүче туганыбыз Гарипова Рузалия Дамир кызының бүген истәлекле көне - 55 яше!  Ул 37 ел инде башлангыч сыйныфта балаларга белем бирә. Гимназия дә генә 30 ел! Мактау кәгазьләре, “ТР казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Үтә дә тырыш тормыш иптәше Әнфәс белән 32 ел гомер юлында иркен йортларында барлык туган-тумачаларны ачык йөз белән каршылыйлар. Рәхмәт аларга! Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, сау-сәламәт булып, балаларыгызның игелеген күреп,  якыннарың белән бәхетле көннәрдә, тигезлектә, озын-озак яшәргә язсын!

    Ачык йөзең, юмартлыгың сүрелмәсен гомергә.

    Туар таңнарга куанып, яшәсәк иде бергә.

     

    Барлык туганнарың исеменнән: Илнур-Тәкъсимә, балалар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: