Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакайда яшәүче Фәриха Хәмидуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар

19 мая 2018, 13:32

3787

0

7

Азнакайда яшәүче Фәриха Хәмидуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Ишкәй авылында туып, Азнакайда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез ХӘМИДУЛЛИНА Фәриха Кәлимулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, балаларының, оныкларының күңел җылысын, игелекләрен күреп, кайгы-хәсрәтсез, бергә-бергә шат, рәхәт озын гомер кичерүен телибез.

Кадерлебез, язмышың бик авыр, күп сынаулы бу­луына карамастан, син яхшы күңелле, олы җанлы, тырыш, мәрхәмәтле, гадел булып калдың. Безгә дә, барча туганнарга да зур терәк, ышанычлы кеше син, авырлыклар килгәндә ярдәм кулын сузасың.

Син го­мер буе балам, балаларым дип өзелеп торасың, безгә кылган игелекләрең, сабырлыкларың санап бете­рерлек түгел. Без сине бик яратабыз, синең алда баш иябез.

Рәхмәт сиңа, әни! Син безнең горурлыгыбыз!

Изге теләкләр белән: кызың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз, Фариха апа!???