Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакайда яшәүче дустыбыз Гарипова Мәдинә Нәҗип кызын гомер бәйрәме – олы юбилее белән тәбрик итәбез

06 апреля 2019, 08:44

1001

0

2

Азнакайда яшәүче дустыбыз Гарипова Мәдинә Нәҗип кызын гомер бәйрәме – олы юбилее белән тәбрик итәбез

Азнакайда яшәүче дустыбыз Гарипова Мәдинә Нәҗип кызын гомер бәйрәме – олы юбилее белән тәбрик итәбез. Ул бар гомерен тормышыбыз чәчәкләре – балалар тәрбияләүгә багышлаган. 44 ел педагогик стажы булып, аның 20 елын балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, күпме нәниләрнең күңеленә игелек, шәфкатьлелек орлыклары салган. Мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары, бүләкләренә лаек ул, Мактаулы гомумбелем бирү хезмәткәре, мәгариф ветераны. Мәдинәбез гадел, кешелекле һәм ярдәмчел дә. Уңган-булган хуҗабикә, бакчачы, кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Киләчәктә сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән һәр туар таңга сөенеп, якыннарының игелеген күреп, куанычлы озын гомер кичерүен телибез.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп дусларың

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев