Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакай шәһәрендә гомер итүче Шиһапов Факил Шәйхразый улына 80 яшь тула.

01 мая 2019, 16:39

1276

0

2

Азнакай шәһәрендә гомер итүче Шиһапов Факил Шәйхразый улына 80 яшь тула.

Азнакай шәһәрендә гомер итүче Шиһапов Факил Шәйхразый улына 80 яшь тула. Бәхетле кешегә генә олы юбилейлар насыйп була. Әниебез Шиһапова Флюра Галимҗан кызы белән 50 ел тигез, матур, үрнәк тормыш юлы үттеләр. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт терәк булдың син, әти. Менә инде 10 ел буена Таллы Бүләк авылы имам-хатыйбы булып, авыл халкына иман нуры өләшә ул. Аның үрнәгендә балалары да ислам динен куәтләп яшәүчеләрдән. Әтиебезнең балаларының, оныкларының игелеген күреп, безгә бик кирәк булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен матур итеп яшәвен телибез. Без бәхетле бүген, бик бәхетле, Әтиебез бар үрнәк алырга. Ялгыз яшәүләре җиңел түгел, Бирсен Раббым көч һәм сабырлык. Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың һәм оныкчыгың исеменнән кызың Алсу Куанычлар гына алып килсен 80 яшең – олы бәйрәмең. Сиңа бүген бүләк итәбез без Барлык яхшылыклар бәйләмен.



 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев