Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле, яраткан, хөрмәтле әниебез, сөекле әбиебез, тормыш иптәшем Гәрәева Фәридә Фоат кызын бүген күркәм юбилее 55 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

11 апреля 2019, 13:44

1456

0

3

Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без – балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, син һаман без дип янып-көеп яшисең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Синең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әни!!! Без сине өзелеп яратабыз!

Нигә генә тиңлибез икән сине?

Син бит әни – тормышыбызның тиңсез бизәге!

Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән,

Бәгыреңнең бездер – үзәге.

Кояш дисәк, кояштан да кайнар,

Аем дисәк, айдан яктырак!

Бу дөньяның тиңсез байлыгы син,

Юктыр бер ни синнән затлырак!

Бераз сырлар кунган нурлы йөзең

Шаһитедер үткән елларның.

Учларыңда синең язылгандыр

Язмышлары безнең юлларның.

Син әниебез – тиңсез! Тиңсез йолдызга,

Йолдызлар бит бер мәл атыла.

Син атылмас якты нур безнең

Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!!!

Ин изге, якты теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт минем кадерлелэрем.