Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азнакай районы Беренче Май авылында гомер итүче кадерле, яраткан әниебез, әбиебез, кодагыебыз Хәсәншина Фазилә Насретдин кызын олы юбилее – 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

02 марта 2019, 10:25

1038

0

0

Азнакай районы Беренче Май авылында гомер итүче кадерле, яраткан әниебез, әбиебез, кодагыебыз Хәсәншина Фазилә Насретдин кызын олы юбилее – 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

Кадерлебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. 

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез!

Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа, туганнарыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, кода-кодагыең

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев