Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алтын туегыз котлы булсын!

02 марта 2019, 12:30

2171

0

0

Алтын туегыз котлы булсын!

Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы безне сөендерә. Азнакай районы Кәкре Елга авылында гомер итүче безнең әти-әниебез, кадерлеләребез Фәния Гыйльметдин кызы һәм Ильянур Галиакбәр улы Нуриевларны күркәм бәйрәмнәре – алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Безнең гаиләдә бу ай зур горурлык белән әти-әниебезнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.

Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгесе булдыгыз. Безне тормышта үз урыныбызны табарга, хезмәт яратырга, гадел булырга өйрәттегез.

Без, барлык балалары, туганнары, оныклары, кода-кодагыйлары, аларны шушы алтын туйлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, җан тынычлыгы, безне гел сөендереп яшәүләрен теләп калабыз. Бәхетле тигез картлык насыйп итсен Ходай.

Алтын туегыз белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

 

Иң изге теләкләр белән: балалары, туганнары, кода-кодагыйлары, оныклары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев