Азнакаево
  • Рус Тат
  • 1939 елның 1 май көнне Үчәлле авылында туып, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, кодагыебыз, туганыбыз Дабихуллина Айзирәк Шакирҗан кызының 80 яшьлек юбилее.

    --, 1 май 2019 - 09:40
    702
    0
    1

    1939 елның 1 май көнне Үчәлле авылында туып, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, кодагыебыз, туганыбыз Дабихуллина Айзирәк Шакирҗан кызының 80 яшьлек юбилее.Әни, күркәм гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз!

    Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак таянычыбыз, киңәшчебез. Әти белән 55 ел кулга-кул тотынып матур тормыш итәсез. Озак еллар әни диеп сөеп дәшәргә язсын безгә. Сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм саулык-сәламәтлек телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, һаман шулай безне сөендереп, һәр яңа туган көнгә куанып яшә. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа!

    Әни, диеп әйтер кешең булу,

    Нинди бәхет бит ул дөньяда.

    Шатлыкларың булса уртак була,

    Кайгыларың булса – югала.

    Кояш җылысына җыелгандай,

    Сыенабыз синең яныңа.

    Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,

    Яшә, әни, яшә тагын да.

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: