Ана күңеле балада мы?
Аның матур булып үләсе, үлгәч тә сөйкемле күренәсе килә иде. Шуңа күрә өстенә иң яңа, матур киемнәрен киде, куе чәчләрен толымга үреп, баш өстенә җыеп куйды. Аннары көзгегә карап озак кына үзенең ябык боек йөзенә карап торды да, балкон ишеген ачты. Бүлмәдәге бушлыкка ыжгырып кышкы салкын җил кереп тулды.