Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Юбилей

Юбилей

Әлфирә дә юл һәлакәтенә очрап, кулын сындырды. Кайнап торган якты көннәрен, бер-берсенә охшаш соры, караңгы көннәр алыштырды.

Әлфирә юбилеена алдан ук бик җентекләп әзерләнде. 50 яшь – кеше гомерендә бер генә була торган алтын юбилей. Чакырасы кешеләрен барлап, исемлекләрен төзеп чыкты. Җитәкчеләре, коллегалары, туганнар, дуслар, сабакташлар... Район һәм җөмһүрияттән килгән җитәкчеләрне иң түрдән утыртасы булыр, дип уйлады ул. Шулай барлый торгач, дусты һәм күршесе Әлфиягә килеп терәлде. Дөрес, соңгы вакытта дуслыклары чамалырак иде. Нәчәлник булгач, Әлфирәнең хәзер күршегә кереп озаклап чәйләр эчеп, ишек төпләрендә сөйләшеп утырырга бер дә вакыты юк. Кулында булганда барысын да: грамоталар, дәрәҗәле исемнәр, премияләрен төптән “умырып” калырга тырышты ул. Нишләргә икән? Моны чакырмый да булмый шул. Кайгысын да, шатлыгын да бергә-бергә уздырган терәлеп торган күршесе, ахирәте бит. Әмма “нәчәлник “Әлфирә, “гади” Әлфирәдән көчлерәк булып чыкты: “Ничек инде шундый дәрәҗәле кунаклар янында Әлфия утырсын? Ни сөйләшсен ул алар белән? Беркатлыгы белән әллә ниләр әйтеп ташлар тагын. Узгандагыларны искә алыр. Кияргә җүнле-башлы күлмәге дә юктыр әле үзенең. Юк, юк булмый...”

... Әлфия дә бер туздырып ахирәтенең юбилеена әзерләнде. Календарьда аның туган көнен кызыл каләм белән уратып алды. Онытып җибәрмәсен тагы. Әлфирә хәзер нәчәлник, чакырылган кунаклары да дәрәҗәледер. Матур итеп киенергә, чәчләрне ясатырга кирәк булыр, гәүдәне рәткә кертер өчен бераз диетага да утырмый булмас. Әнә Әхмәт дигән танышы бик матур шигырьләр яза. Котлау яздырып, алдан ук яхшылап ятлап куярга кирәк. Гади техничка дигәч тә, без дә төшеп калганнардан түгел лә.

Көн артыннан көн үтте. Әлфирә дә, Әлфия дә ныклап әзерләнеп бетте. Подъезд баскычында очраганда, Әлфия дустыннан сорамакчы да була, әмма тегесе коры гына исәнләшеп киткәч, сүз катырга читенсенә иде.

...Юбилей көткәндәгедән дә шәбрәк узды. Район үзәгендәге ресторан шыплап тулды. Берсеннән-берсе дәрәҗәле кунаклар килде, чәчәкләр, матур тәбрикләү, күкләргә чөеп мактау, җыр-бию, бүләкләрнең иге-чиге булмады. Әлфирә үзен иң бөек, иң булдыклы кешеләрнең берсе итеп тойды. Бер дустының гына тосты кәефен бераз кырды кыруын:

– Бүләкләрең дә күп, дәрәҗәң дә җитеп ашкан. Мин сиңа гади кеше бәхете, сәламәтлек телим , – диде ул.

“Җитмәде әле, җитмәде, – дип уйлап куйды ул эченнән генә. – Кәнәфидә утырганда минем әле көчем дә, мөмкинлегем дә җитәрлек. Аласы “байракларым” бетмәде әле минем. Мин көчле, әнә күпме дусларым бар,” –дип уйлап куйды эчтән.

... Күршесенең юбилеен кайда һәм кайчан уздырасын белешкән Әлфия ул көнне ни булмаска дип чәчләрен ясатты, бизәнде... Соңгы сәгатькәчә көтте ул. “Мең төрле мәшәкатьләре белән онытып җибәргәндер. Үзе бертуктаусыз телефонына карады. Менә шалтыратыр, шалтыратыр... Аннан: “И, җүләр дә инде мин, ничек инде ул мине шундый зур нәчәлникләр янына чакырсын” – дип үз-үзен юатырга тырышты. Болай да чамалы акчасын җәлләмичә ясаткан прическасын юганда су белән бергә кайнар күз яшьләре дә агып китте.

... Тормыш син уйлаганча бер җайга гына бармый икән шул. Һич көтмәгәндә 180 градуска да борылып куя ул. Бәхетеңнең җиденче катында йөзеп йөргән җиреңнән шап итеп урыныңа утырта. Алда ни буласын, нинди язмыш көткәнен бер генә адәм баласы да белми.

Әлфирә дә юл һәлакәтенә очрап, кулын сындырды. Кайнап торган якты көннәрен, бер-берсенә охшаш соры, караңгы көннәр алыштырды. Көн дип тә әйтеп булмас аны, чөнки йокысы качкан Әлфирә өчен көне дә, төне дә бер иде. Менә хәзер инде бер кая ашыгасы да, чабасы да юк. Беренче көннәрендә хәл белешергә килгән “дуслар” белән өй эче гөр килеп торды. Әмма тора-бара алар да югалды. Ашарга пешерү, үзеңнең кечкенә генә хаҗәтләреңне үтәү дә мең газапка әверелде. Кул бит ул, кул. Кулсыз кеше ни эшли алсын? Шулчак ишектә звонок шалтырады. Әлфирә теләр-теләмәс кенә ишеккә узды. Өендәге тәртипсезлек, үзенең көчсезлеген кешегә күрсәтәсе килми иде аның . Тупсада кулына яңа пешкән кыстыбыйлар өелгән тәлинкә тотып Әлфия басып тора иде.

– Санаторийда булган идем, күршекәем, синең бу хәлеңне ишеткәч, бик борчылдым. Ярар, үтә торган гына чир булсын, –дип сөйләнә-сөйләнә кухняга ук узды ул. – Хәзер, дустым, барысын да җайларбыз аның, – ди-ди өстәлдә атналар буена юылмый өелгән савыт-сабаларны юарга кереште. Чәй кайнаганчы, юасы керләреңне әзерли тор әле син! И-и-и язмыш диген. Бәла шулай көтмәгәндә килә шул инде ул...

Әлфирәгә бу минутларда бик авыр һәм оят иде. Әмма чарасызлыктан гаҗиз булган җаны Әлфиягә мең-мең рәхмәтләр укыды. Бераздан алар нәкъ элеккечә чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчеп утыралар иде.

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев