Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Язгы тамаша

Язгы тамаша

Яз! Аны һәр җан иясе сагынып көтеп ала. Салкын озын кыш буена җылы кояшын, якты көннәрен зарыкканбыз. Беренче гөрләвекләргә кушылып, күңел дә җырлый башлый. Яз – ул яшеллек, яшәрү, тормыш билгесе.

Адәм балалары гына түгел, кошлар да, җәнлекләр дә шатлана яз килүгә. Урамнан барам... Әнә, кар суында күгәрченнәр коена. Алар янына бер карга да кушылды. Үз итмәдеме, болар бәйләнгәнче югалуың хәерлерәк дидеме, тиз генә канатларын чылатты да очып китте. Ә күгәрченнәрнең аңарда һич кайгылары юк, томшыклары белән канат асларын чистарталар, бала-чага кебек, рәхәтләнеп пычрак суда пычтырдыйлар! Мин аларны куркытудан куркып, җайлап кына фотосүрәткә төшерәм. Үземнең дә онытылып, шул күгәрченнәр янына күлдәвеккә кереп чумасым, күңел юшкыннарын юасым килә...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев