Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

​​​​​​​Яманлыкның үз әҗере

​​​​​​​Яманлыкның үз әҗере

Сабыйны җәлләп еламаган кеше булды микән? Бөтен авыл тетрәнде.

Авылдан район үзәгенә йөреп эшләгән яшь чак. Һәр иртәдә юлга чыгып китәм. Берчак шулай урамнан узганда тыкрыктагы йортта яшәүчеләрнең 9-10 яшьлек малайларының капка төпләрендә тупка ошаган да, ошамаган да бер түгәрәк нәрсә тәгәрәтеп уйнавына тап булдым. Килеп җиткәч, имәнеп киттем: кеше башы ич бу! Каршы яктагы елга ярында борынгы каберлек бар. Җәй башында анда башкаладан археологлар килеп казыну эшләре алып барган, аннан чыккан кеше сөякләрен капчык-капчык тутырып алып киткәннәр иде. Шул каберлектән чыккан инде ул. Малайның кулыннан тотып алдым да: “Үскәнем, бу уйный торган әйбер түгел, кеше башы, әтиеңә күрсәт, ул аны зиратка алып барып күмәр”, – дидем. Ул мине тыңлап та бетермәде, әшәке итеп сүгенеп, торып качты. Өйләренә кереп, хәлне әти-әнисенә сөйләп бирдем. Авылдагы эчкече, тәртипсез гаилә иде бу, әллә ни исләре китмәде, шулай да, ике-өч сарыгына печәнне ел да зираттан әзерләгән абзый, “илтермен, күмәрмен”, дигән сүзен чыгарды.

Нәкъ өч елдан бу гаиләгә олы кайгы килде: үсмер уллары комбайн чапкычына эләгеп уң як кул-аягын өздерде. Сабыйны җәлләп еламаган кеше булды микән? Бөтен авыл тетрәнде. Әти-әнине дә дер селкеткәндер кайгы: эчүләреннән туктадылар, йортта тынычлык урнашты. Бу хәбәрне ишетүгә үк нишләптер күз алдыма урамда типкәләнгән баш сөяге килеп басты...

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев