Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Тәвәкәллек

Тәвәкәллек

Беткән баш беткән, ни булса, шул булыр, кыз урлаганга үтермиләр, яратмаса, кире китәр, серләре килешсә, яшәрләр, дип Шәүкәт кызны хак та урларга план корды.

Авылга ул иртәнге автобус белән кайтып төште. Җиһанны илаһи яктылыкка күмеп, Шөгән тау артыннан кояш күтәрелеп килә иде. Әрәмәдә шәһәр тормышында мүкләнеп беткән җаннарны да кузгатырлык кошлар моңы яңгырый. Борынга май җиле белән шулкадәр дә таныш, үтә дә якын авыл исе килеп бәрелә. Аңа тауларның ислегөле дә, елга ярында сырылып үсүче тал-тирәкләрнең чәчәк балы да, зәңгәрсу әремнең әчкелт тәме дә, морҗалардан чыккан төтен исе дә кушылган. Шәүкәт шушы манзарадан гаҗиз калып, күзләрен йомды, гүзәллекне кочасы килгәндәй, кулларын як-якка җәйде.

– Авылым, исәнме! Күрәсеңме, мин кайттым! Бөтенләйгә кайтып килешем! – дип күңеленнән сөрән салды.

Бу минутта ул үзен ваемсыз сабый чагындагы кебек тойды. Болыннарның хәтфә келәмендә мәтәлчек ата-ата тәгәрисе, ялан тауларның ак башлы кылганнарын тарый-тарый колындай йөгерәсе килде. Күзен ачса, бу могҗиза юкка чыгар сыман тоелды.

Хисләнеп-иләсләнеп барганда, артыннан машина килеп туктаганын да сизмәгән.

– Шәүкәт!

Машинадан төшеп, кочак җәеп килүче – сыныфташы Рәшит иде. Җитәкче булса да, авыл шактый сыккан егетне. Әллә күптән күрешкәнннәре булмаганга үзгәрешләр шулай нык сизелә. Хәер, кырыкны куып килүче Шәүкәтнең дә чигәләренә чал көнләп түгел, минутлап йөгерә бугай. Балачакта бер урамда җил куып, үсмер чакта бергә кызлар күзләп, киләчәккә зур планнар корып йөргән, Казанны яуларга бергә чыгып киткән җан дуслар иде алар. Тик Шәүкәт институтка керә алмады, аннан армиягә алынды, аннан соң авылга кайтып тормады, шәһәрләр гизә-гизә Ерак Көнчыгышка кадәр барып җитте. Гизде, гизде дә, көннәрдән бер көнне бар дөньясына кул селтәп, авылына кайтып китте. Мөгаен, аның җанының яртысы шушы җирдә калгандыр. Яшьлек иләслеге белән генә җирсемәгәндер. Гомергә шулай яшь булыр кебек иде. Баксаң, яшьтәшләре гаилә корып, балалар үстереп бетергәннәр. Төпләнер нигезләре, кайтып керер бусагалары, каршы алыр кешеләре бар. Ә Шәүкәт – мосафир, ул боларның барысыннан да мәхрүм, хәтта әтисе белән әнисе дә аны ялгызын калдырып, бакыйлыкка күчтеләр. Менә ул туган нигезен яңартырга, җанына җылы эзләп кайтып килә. Такта кадакланган тәрәзәләр күбәйгән, шактый арткан икән. Әле дүрт ел элек кенә әнисен җирләргә кайтканда да бу кадәр үк түгел сыман иде. Шул чагында Рәшит күңеленә коткы салды да инде.

– Күпме була чит җирдә адашып йөрергә, төпләнергә кирәк, кайт кына, менә дигән хатын табарбыз үзеңә! – дип җитдиле-шаяртулы төрттереп алды.

Җилкә кагып, кочаклашып күрешкәч, алар машинага утырып, туп-туры Рәшитләргә кайттылар.

Күпереп пешкән авыл икмәгенә яңа аертылган ап-ак каймак ягып, хуш исле бал белән капкалап, тәмләп сөтле чәй эчкән арада бар авыл яңалыгын белеп өлгерде Шәүкәт.

– Язгы чәчүнең кызган чагы, эшче куллар җитми. Бүгеннән үк тракторга яки машинага утыра аласың, – диде Рәшит. Аннан соң кыенсынгандай өстәп куйды – Гафу ит, бездә кара эш кенә инде!

– Син нәрсә, мин бит – авыл малае, рәзве эштән куркам! – дип көлде Шәүкәт.

Аның кайтканын ишетеп, күрше-күлән хәл белергә керде, кайсы сөтен, кайсы каймагын, кайсы катыгын кыстырган. Авылда шулай бит, бер-береңне авыр чакта ташламыйлар.

Әтисе, мәрхүм, тырыш, алтын куллы кеше иде. Өй-җир әле дә нык, таза килеш сакланган. Тәрәзәләрдәге такталарны кубарып, тузаннарны сөрткәләгәч, ул яктырып, җанланып китте.

Икенче көнне үк Рәшит машинага утырды. Көндезләрен вакыт эштә сизелмичә үтә, ә менә кичләре… Ах, ул авылның язгы иләс кичләре! Тулган ай яктысында ялгызлыктан күрше урман бүреләре кебек улыйсы килә. Җан күкрәк читлегеннән чыгып очардай булып сыкрый-сыкрый бәргәләнә. Башны мамык түшәктә кырыкка боргалыйсың, тәмәке көйрәтергә болдырга туксан тугыз мәртәбә чыгып керәсең, әмма йөрәк – чабышкы ат кебек, һич туктарга уйламый. Дөп-дөп…

Иртән кеше арасына чыккач сагыш басылгандай итә. Кояшны офыкка тәгәртмәс өчен аркан белән тартып торырга да риза Шәүкәт, бары төн генә булмасын! Ә ул барыбер килә. Караңгылык белән күңеленә янә шом эленә. Юк, мөгаен, түзмәс Шәүкәт, китәр авылдан. Авыл буйдаклар өчен түгел икән. Монда һәр бөҗәкнең дә үз пары бар һәм алар адым саен сиңа ялгызлыгыңның искәртеп торалар.

Тарткалап-сузгалап, үз-үзе белән көрәшеп яши торгач, май узып китте. Чәчү төгәлләнде, эш-кош бераз кимеде. Авыл Сабан туена әзерләнә башлады. Бәйрәмне дә ялгызы үткәрерме, шулай каңгырап йөрерме? Бүтәнчә түзәр хәле калмады, Шәүкәт, ниһаять, тәвәкәлләп, идарәгә китте. Исәп-хисап ясата да, бүген үк шәһәргә юл ала.

Ничек җилле килеп кергән булса, ишек катында шулай шып туктап та калды. Күзләре моңарчы күрмәгән матурлыктан чагылып, кара керфекләр астыннан сирпелгән очкынлы караш йөрәгенә мәхәббәт угы булып килеп кадалды. Шәүкәт нигә кергәнен дә онытып, өстәл артында утырган кызга күктән төшкән фәрештәгә карагандай төбәлгән иде.

– Ни йомыш белән идегез? – дип энҗе тешләрен җемелдәдеп елмаеп соравына да, укытучы алдында беренче сыйныф баласы каушаган кебек, җавап бирә алмый азапланды:

– Мин… ни… теге… хуҗа кирәк иде… – дип ык-мык килде.

– Рәшит абый район үзәгенә китте шул, төштән соң гына булыр.

Шәүкәт хушлашырга да онытып, чыгып китте.

Башын мең төрле сорау боргалады. Каян иңгән бу фәрештәкәй? Безнең авыл кызымы, әллә шәһәрдән практикага кайтканмы? Мөгаен, шәһәрнекедер, бик затлы күренә. Алай дисәң, мондый утлы караш бары чая авыл кызларында гына була. Кара, нишләтте ул сине, Шәүкәт? Моңа кадәр йөрәкнең бер дә болай сулкылдап-чәнчеп типкәне юк иде. Әле иртән генә бушлыктан зар-интизар булган йөрәген хисләр ташкыны күмеп китте, аңы томаланды, Шәүкәт үз тәнен үзе тоймас хәлгә җитте. Юк, булмас, ничә еллар кызлар ягына әйләнеп тә карамаган Шәүкәт түгелдер бу, шайтан алыштыргандыр аны! Ул көнозын хыял канатында очты. Хәтта каршысына килеп чыккан Рәшитне дә чак таптатмады.

– Өскә менәсең бит, күзең тишелеп чыктымы әллә! – дип рәис аны битәрләгәндәй итте. – Эзләгәнсең икән? – дип аннан тавышын йомшарта төште.

– Булды инде, хәл иттем, – -дип үткәреп җибәрде Шәүкәт.

– Ярар, алайса иртәгә шәһәргә барып, Сабан туйга кирәк-яраклар карарсыз. Идарәдән Миләүшәне алырсың.

Эшли башлаганнан бирле идарәгә кергән саен:

– Миләүшә кайткач… Миләүшә эшкә чыккач… – дип колак итен ашап бетергәннәр иде, бик кирәкле “кишер яфрагы” теге фәрештәкәй булып чыкты.

Бүген инде Шәүкәт үзен кулга алган иде. Шулай да кашыкка салып, сусыз да кабып йотарлык гүзәл кырына килеп баскач, тәненнән әллә нинди дулкыннар йөгерде. Ул каушавын сиздермәс өчен, кичтән әйбәтләп юып куйган булса да, кабинада тузан сөрткәләгән булды, аннан армиядән калган тимер фляжкадан салкын чишмә суын йотты. Дулкынлануы басылгандай булды. Күбәләктәй җиңел гәүдәле кызны кулларына гына чөеп күтәреп утыртыр иде дә, әллә ничек, орынырга базмады, бары ишекне ачып:

– Рәхим итегез! – диде.

Күп сөйләргә яратмый Шәүкәт, ә хатын-кыз янында – бөтенләй телсез. Әмма юлдашы бик сүзчән булып чыкты. Бер сәгатьлек юлда ул бер минут та туктап тормады бугай, сандугачтай сайрады да сайрады… Шәүкәт аны ишетте дә, ишетмәде дә… Назлы тавышка эреп, тын гына баруын белде. Кибетләрдә дә Миләүшә алдан чапты. Шәүкәт аның артыннан чак-чак җитеште, кыз төргәк-төргәк, кап-кап әйберләр ала, барысын да Шәүкәтнең кулына тоттыра. Инде тотарлыгы калмагач, чыгып, машинага бушатып керәләр. Тәвәкәллеге сокландыра да, бераз шүрләтә дә иде. Шәүкәт үзе гомергә кыюсыз булды. Шушы яшенә кадәр буйдаклыгы да шуның аркасында. Кызлар күзе төшмәслек түгел, югыйсә. Ә менә кыюлыкны Ходай җәлләгән. Моңа кадәр юлында, бәлкем, барган худтан йөгәнләп ала торган кыз очрагыны булмагандыр.

Көнозын бөтерчектәй бөтерелә торгач, Миләүшә арыган, ахры, кайтыр юлда йокымсырап китеп, башын Шәүкәтнең җилкәсенә салды. Сикертмәктә кыз уянып китте дә:

– -И, Шәүкәт абый, татлы йокымнан бүлмәсәң! – дип уймак иреннәрен турсайтып бөрештергән булды. Аннан кыңгыраудай нәфис тавышы белән чыңлап көлеп җибәрде.

Рәхәт иде Шәүкәткә. Моңа кадәр күрелмәгәнчә, кичерелмәгәнчә рәхәт иде.

– Яшьләр хәзер авылдан качу ягын карый, син ничек шәһәргә очып китмәдең? – дип юл буена, ниһаять, җөръәт итеп бер сорау тәгәрәтә алды ул.

– Канатларым каерылганчы дип качтым мин шәһәрдән. Мәктәптән соң өч ел укыдым да институтларында, заочныйга күчтем. Минеке түгел шәһәр!

– Утырып каласың бит авылда!

– Менә буйдак син бар бит әле, Шәүкәт абый, сиңа кияүгә чыгармын да куярмын! – дип ярып салмасынмы кызый!

Шәүкәтнең ачыла гына башлаган теле тагын көрмәкләнде. Ул барган җиреннән шып туктап, хәтта машинасыннан сикереп төште. Тәмәке кабызып, тәненә йөгергән утлы дулкынны басмак булды.

Һай, усал кыз! Коры агачның дөртләп кабынганын белмиме әллә! Мәхәббәткә сусаган йөрәк белән шулай шаярталармы?!

– Ут белән уйнама! Юкса үзеңне урлармын да! – дип Миләүшәгә җитди генә бер тутырып карады да, машинасын кабызып, юлын дәвам итте.

– Урласаң, Сабан туена китереп урла, яме, Шәүкәт абый! Ике туй бергә булыр!

“Көл, көл, кызый! Бик ачуымны китерсәң, урлармын да! Ник әйткәнеңә үкенерсең!” – дип Шәүкәт эченнән кыз белән сүз көрәштереп кайтты.

Идарәгә кергән саен утлы карашы белән өтеп, тәмам бәгыренә үтте кыз. Элек ялгызлык сагышыннан йоклый алмый төн кичерсә, хәзер мәхәббәт газабы биләгән иде. “Ирме син, юкмы! Тәвәкәллә инде хет бер булса да! – дип җанын шайтан котырта. Аек акылы каршы төшеп: “Яшеңне чамала! Аңа ничә дә, сиңа ничә, карт алаша!” – дип тыймакчы була.

Әмма йөрәгеңә мәхәббәт кереп ояласа, бернинди ярамыйлар да киртә була алмый икән. Әгәр дә бу бәхет кошын кулыннан ычкындырса, Шәүкәтнең мәңге рәхәт күрәсе юк! Ул моны тәнендәге һәр күзәнәге белән тоемлый, сизә.

Беткән баш беткән, ни булса, шул булыр, кыз урлаганга үтермиләр, яратмаса, кире китәр, серләре килешсә, яшәрләр, дип Шәүкәт кызны хак та урларга план корды. Серен Рәшиткә чишми булдыра алмады. Мондый эштә ялгызың ни башкарасың?

Рәшит башта икеләнеп калгандай иде. Авыл егетләренең дә өнен алып бетергән бу чая кызга тешләре үтәрме икән? Әмма дустының бәхете өчен нигә бармассың? Үзе бит башлы-күзле итәргә вәгъдә биргән иде. Миләүшә дә Шәүкәткә битараф түгел сыман, соңгы арадагы үзгәрешләрне сукыр кеше дә күрерлек. Бәлки бәхете гел шуннандыр? Кызның да иләс-миләс унҗиде яшлек чагы түгел, гаилә корыр өчен җиләк кебек пешеп өлгергән вакыты.

Ике дус беркемгә белдерми-сиздерми туйга әзерләнделәр. Әлбәттә, Рәшитнең хатыныннан башка бу эшне башкарып чыгып булмас иде. Табын әзерләү, башка кирәк-ярагы аның җилкәсенә төште.

Иртәгә Сабан туе дигән төнне Миләүшәне күрше кызы аркылы чакыртып чыгарды да, машинага утыртып алып та китте Шәүкәт. Кыз башта аны-моны уйламады, ашыгыч эш чыккандыр дип, тыныч кына барды. Шәүкәтләр капка төбенә килеп туктагач та аңышмый торды.

Шәүкәт кыз ягындагы ишекне ачып, аны кулларына күтәреп алды да, өйгә алып кереп китте.

– Чү, Шәүкәт абый, минем үз аякларым да бар бит, нишләвең? – дип тыпырчынуына:

– Үзең бит Сабан туенда урла, дидең! Менә Сабан туе җитте! – дип кызны тагын да ныграк кочагына кысты.

Миләүшә башта кычкырып көлде, аннан усаллашкан булып тыпырчынды, әмма иреннәр кушылгач, тып-тын калып, егет куенында эреде.

Иртәгәсен авыл гөрләтеп туй ясады.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Резидэ,исэнме! Эсэрен бик яхшы эчтэлекле. Эсэрлэрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Бай эчтэлекле, кызык. Алдагы коннэрдэ дэ шулай язып тор. Ижат чишмэн саекмасын. Узен сэламэт бул. Эшендэ зур унышлар сина. Янадан-яна эсэрлэренне котеп классташын дилэрэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Резеда! Жинел, рэхэт укыла. Ахыры да без телэгэнчэ хэппи энд. Телен матур, авылнын ямен, тамен, исен, табигатен синен белэн бергэ тоеп, жэйгэ кайтып килдем