Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Тугрылык

Тугрылык

Ишегалдында акыллы күзләрен мөлдерәтеп, ап-ак йоннары кап-кара булган (ул аклы-җирән төстә иде), бик нык ябыккан песиебез тора иде. Азнакай белән Әгерҗе арасын әнә шулай еллар буена кайтканмы ул?

Шимбә өмәсеннән соң, кечкенә улым белән авылга кайтырга дип автовокзалга киттек. Ул көнне Әгерҗегә барасы автобусны ни сәбәпледер соңлап бирделәр. Кайтып килгәндә йортыбызга карап сискәнеп киттем: ул ничектер салынып төшкән, кайгы баскан күк җиргә сеңгән иде. Инде ничә еллар узса да мин бу хәлне аңлата алмыйм. Нигә шулай булды соң? Йорт кайгы киләсен сизеп, үзе шулай җиргә иңдеме? Әллә миңа шулай күрендеме? Мин хәзер дә шул ук юлдан кайтам, әмма йорт бөтенләй башкача каршы ала. Алар да сизә, аларның да җаны бармы икәнни?

Ишегалдына кергәндә бер читтәрәк әни, энекәш һәм аның гаиләсе чүп-чарны тырмалап, җыештырып йөриләр иде. Без тиз генә киенәбез дә чыгабыз дигән ният белән, исәнләшеп тә тормыйча, өйгә кереп киттек. Әмма чыгарга җитешә алмадым. Киенгәләп инде чыгыйм гына дигәндә ишегалдында кычкырыша башладылар. Мин йөгереп баскыч төбенә килгәндә, әнине күтәреп алып керәләр иде инде...

... Әни тырма белән тырмалап йөргән җиреннән егыла башлаган. Аны караватка алып кереп салгач, бер генә сулыш алды да, өзелде. Кемнәрдер керде, тагын ниләр булды: мин анысын хәтерләрлек хәлдә булмаганмындыр. Әмма, кемдер әнинең аяк очында яткан песине алырга кушкач, аны күтәрмәкче булдым. Әмма песи карават япмасына тырнаклары белән ябышкан иде. Аны күтәргәндә, япма да күтәрелә, үзе бар көче белән карыша. Мин моңа ул чорда ныклап

игътибар да итмәгән идем. Хәзер кайтып-кайтып уйлыйм. Аның яраткан хуҗабикәсе яныннан китәсе килмәгән икән бит. Нинди тугрылык.

Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Тормыш дәвам итте. Җәй көннәрендә урам белән өй арасында йөргән песиебезне кышка кергәч, энекәшләр үзләре белән шәһәр фатирына алып киттеләр. Әмма авыл иркенә өйрәнгән песи өчен шәһәр фатиры тар иде. Берничә көн балалар аны урамда йөртеп алып кергәннәр әле. Көннәрдән бер көнне песиебез кинәт юкка чыккан.

Бик юксындык аны. Бигрәк тә балалар: “Мурка”, “Мурка” ди-ди үзара юксынып сөйләшәләр иде. Шул песи белән бергә үстеләр лә инде алар. Сабый чакта койрыгыннан тартып та шукландылар, кәгазь кисәгеннән бант ясап та сикерттеләр. Ә песиебез бәбәйләгәч, нәни,йомшак балалары белән уйнадылар, сөт эчерделәр, ашарга утыргач, итне үзләре капканчы, баштан песигә бирерләр иде. Менә шул песиебез юкка чыкты. Кече дусларыбыз хакында “Кеше акыллары бар иде үзендә” дияргә яратабыз. Әмма мин алай димәс идем. Чөнки кешеләрнең төрлесе бар.

Кыш, яз узды... Җәйге матур көннәрнең берсе иде ул. Балаларның “Мурка”, “Мурка кайткан” дип сөенә-сөенә кычкыруларына мин дә йөгереп өйдән чыктым. Ишегалдында акыллы күзләрен мөлдерәтеп, ап-ак йоннары кап-кара булган (ул аклы-җирән төстә иде), бик нык ябыккан песиебез тора иде. Азнакай белән Әгерҗе арасын әнә шулай еллар буена кайтканмы ул? Кайда булган, кайларда йөргән? Монысына без җавап бирә алмыйбыз. Әмма кайткан. Туган йортына, нигезенә кайткан. Нинди тугрылык!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев