Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Нигә моңсу атның күзләре?

Нигә моңсу атның күзләре?

Хәдичә йокысыннан торгач, иң беренче итеп тәрәзәләрен ачып җибәрде.

Өйгә иртәнге саф һава кереп тулды. Я, илаһим, нинди гүзәллек, нинди сафлык. Җәй бит, җәй. Әнә җете яшел яфраклар йокыларыннан уянырга иренеп назланып кына таң җилендә тибрәләләр. Кура җиләге кызының иртәнге таң нурларында битләре алсуланып, менә пешәм, менә пешәм, дип тора. Чияләр дә тулышкан.

Тик Хәдичә иртәнге матурлык белән озак юана алмады. Кинәт аның күзләре юл аркылы гына урнашкан каршы як күршеләрнең сарай тәрәзәсенә төште. Кыскасы, тәрәзә аралыгыннан башын чыгарып карап торучы атның күзләре белән очрашты. Хәер, бу күзләр белән карчыкның беренче генә очрашуы түгел иде. Ләкин алар бүген аеруча моңсу, кызганыч иде. Ай, ул күзләр... Күпме моң, сагыш, ялвару, ашкыну аларда...

– Әй, бахыр, бик тә аңлыйм хәлләреңне. Җаныкаем ла минем, ул кадәр ялварып карамасана. Берни дә эшли алмыйм бит. Хуҗаң мин түгел...

Тик Хәдичәнең атка бик тә ярдәм итәсе килә иде. Эче янды, җаны сулкылдап-сулкылдап сызлады аның. Иртәнге чәенең дә рәте булмады. Әллә эчте, әллә юк.. Йөрәгенә ятмады. Уйлары ат турында иде. Уйлана торгач, ниһаять, ныклы карарга килде. “Керәм дигәч, керәм”, – дип үз-үзенә әмер бирде.

Өстенә җиңсез камзулын гына салды да, бик җитди кыяфәт белән каршы як күршесенә кереп китте. Садрый ишек алларын себереп маташа иде. Иртә белән үк килеп кергән карчыкны күреп, сагаеп калды:

– Ни эш бетереп йөрисең, Хәдичәттәй, таң белән?

– Менә кердем әле, Садрый күрше. Атыгызны әйтәм, бигрәкләр дә җәл, бахыр. Кеше җаннары бардыр аңарда билләһи.

– Ни сөйлисең син, Хәдичәттәй? Нинди ат, нинди кеше? Аңлатыбрак сөйлә әле.

– Газаплама син аны, күршекәем, рәнҗетмә! Ат бит ул, ат! Дуңгыз баласы түгел. Ат сарайда гына ята алмый. Аңа иркенлек кирәк. Яса арба, яса чана, су буена алып төш! Бер-ике сәнәк кенә булса да печән чабып сал, хатыныңны җиләккә алып бар! Ат бит ул, энем, ат! Аның кырларда чабасы килә. Әнә бит ничек ялварып карый, җәйләр җиткәч, бигрәк тә ашкына.

– Ә менә нидә икән хикмәт. Садрый шаркылдап көлеп җибәрде. – Әллә инде картая, картая... Эһем... И, Хәдичәттәй, эшең беттеме әллә? Юк белән баш катырып йөрисең. Мал ул, сугымлык мал... Җигәргә дип асрамыйм мин аны.

Садрый үзалдына мыгырданып каядыр кереп югалды. Хәдичәгә чыгып китүдән гайре чара калмады.

...Күршеләрнең гөрләп торган тормышына кайгы кинәт килде. Килде генә түгел, кара болыт булып төште. Башта йорт хуҗасы үзе йөргән җирдән егылып җан бирде. Аннан хатыны авырып урын өстенә ауды. Ике ай дигәндә ире артыннан ул да мәңгелеккә күзләрен йомды. Хәмдия карчык та улын җирләгәннән соң озак тормады.

Әти-әниләренең йорт-җирендә мал-туарны җыештыргалап, “хәл итеп” йөргән Илгиз урамда очраган Хәдичәне кочаклап ук алды:

– Хәдичә әби, нинди генә каргышлар төште икән безгә, кемнәр генә рәнҗеде икән, –дип чын күңеленнән елый иде ул.

– Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, улым. Барыбызга да шунда барасы. Я, бик бетеренмә! Урыннары гына оҗмахта булсын. Үзем исән булганда догамнан калдырмам, – дип аны юатырга тырышты карчык. Бераз киткәч, үзалдына әйтеп куйды:

И-и-и ... ат рәнҗешләре генә төште инде сезгә..

 

Фото:https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев