Ничекләр үзгәрергә?!
Без, совет чоры балалары, ничек кенә булса да заманнан артта калмаска, аның койрыгына булса да ябышырга тырышабыз. Әмма шул чор тәрбиясе алган күңел генә кайбер нәрсәләргә каршы килеп маташа.
Әйтик, шул ук блогерлар тормышына гына күз атыйк.
–Блог алып баруның бернинди авырлыгы юк аның, –диләр миңа эштәге кызлар. – Көн буена кайда барганыңны, нәрсә күргәнеңне, ни ашап-эчкәнеңне күрсәтеп барсаң, шул җитә.
–Шулкадәр көндәлек, примитив гамәлләр башкаларга кызык булыр дисезме? Миңа калса, синең блогыңа кергән кеше аннан үзенә нинди дә булса файда: киңәшме, гыйбрәтме, мәгълүматмы... алып чыгарга тиеш. Ансыз блогыңның ни мәгънәсе, кызыгы бар соң?! – дим.
Алар һаман үз сүзләрен дәлилләп, миңа социаль челтәрләрдәге блогерлар битләрен күрсәтә... Исең китмәле, бу чуар челтәргә кемнәр ниләр генә элеп салмаган?!
Ярар, хуш, ни булса – шул, бәлки без дә блогерлар булып китәрбез. Тәвәккәлләп карыйк...
Комментарии
0
0
Тэвэккэллэ,син аны булдырырсын,булдырасын хэм булдыраячаксын да
0
0