Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Мин аларның бәйрәме булсам да, алар миңа бәйрәм ясамады

Мин аларның бәйрәме булсам да, алар миңа бәйрәм ясамады

Менә сиңа бәйрәм! Алданмыйк әле, җәмәгать, шундыйларга!

Зур сәүдә челтәренең берсендә кассада акча түләгәндә сезгә дә шундый кәгазь кисәге тоттырганнардыр. Алар берничә булып, янчык төбендә уралып йөрделәр шулай. Беркөннәрдә, берсен кулыма алып карадым. Бәрәкәмәч! Мин бит алар өчен һәрчак янәшәдәге бәйрәм икән, ләбаса! Әллә кайчан укып, сөенеп йөрисе булган да бит. Икенче ягында прәннек алсаң, 15 процент ташлама ясыйбыз дип тә вәгъдә иткәннәр. Бәй, болай булгач, алар үзләре миңа бәйрәм ясамакчы икән бит, дип, кибеткә чаптым. Прәннек-печеньелар киштәләренә күз салам. Менә сиңа мә! Күзгә карап алдыйлар түгелме болар мине?! Биредәге тәм-томның барысының да бәясе моннан 10 көн электәге белән чагыштырганда, берникадәр арткан. Бәяне арттырып, сатып алучыны имеш акция ясыйбыз дип алдап, кемнәрдер безнең хисаптан көн күреп ята. Бөтен кәеф төште. Менә сиңа бәйрәм! Алданмыйк әле, җәмәгать, шундыйларга! Акция дигәннәрен әүвәл өйрәнеп, чыннан да безне алдамауларына инангач кына алыйк товарларын. Бәйрәмнәре имеш без аларның...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев