Кояшлы өй
Ни булган соң, ни булган?
Ни булган соң, ни булган?
Бөтен өй нурга тулган...
Бәби исе, мәми исе
Әби дә япь-яшь булган.
Әби, бабай, әти, әни
Йөгерәләр һәммәсе.
“Нәнием”, - ди әннәсе,
“Бәбием”, - ди әббәсе.
“Әттә генә, тәтием”, - дип
Үчтекили әттәсе.
“Кояшым” – ди апасы
“Былбылым”, - ди бабасы.
“Иң якты йолдыз булыр”, - дип
Тел шартлата “абба”сы.
“Ыгы-ыгы” килә-килә
Бәби “җырлый” бер көйгә.
Ак биләүле бәби белән
Кояш кергән бу өйгә.
Фото:https://pixabay.com/ru/photos/
Нет комментариев