Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Кичер, мине, алмагач!

Кичер, мине, алмагач!

Аннан Әмир янына туп кебек тәгәрәп кенә ике яшьлек улы килеп басты. Бернәрсә дә аңламый шул сабый, елмая, шырык-шырык көлә. Әмир аның белән олы кешеләрчә, ирләрчә кул биреп күреште. Аннан кинәт кенә әйтеп куйды: – Сау бул, улым!

Язгы кояш көннән-көн турырак карый башлады. Кар сулары гөрләвекләр булып агып, җир кипшереп китте. Халык өмәләргә чыгып, чистартып, җирләрне тырмалап алгач, ниһаять, “бу хәтфә күлмәгем пычранмаса ярар иде инде” дигән кебек, кыенсынып, назланып кына яшел чирәм дә борын төртте.

... Яз җитте. Язлар шулай моңсу, үзәк өзгеч сагышлы буламы икәнни? Яшел хәтфә чирәм дә, чәчәк аткан тал песиләре дә, кошларның өздереп-өздереп сайравы да – барысы да Айсылуның үзәген телгәләпме-телгәли, сагыш утына сала иде. “Бакчага төшәргә кирәк”, – дип уйлап куйды ул. – Кешеләр әллә кайчан бакчасын рәткә кертеп, чистартып куйды инде”.

... Ул үзен-үзе мәҗбүриләп бакчага төшеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бакча капкасын ачып керүгә үк, күзе корыган алмагачка төште. Башта, аптырап, таң калып карап торды. Юкса, өшемәсен дип әйбәтләп төргән, төбенә мул итеп кар да өйгән, тычканнар тимәсенгә чыршы ботаклары да салган иде. “Әмирнең иң яраткан алмагачы”, – дип уйлап алды Айсылу һәм үз-үзен белештермичә алмагачның корыган кәүсәсен кочаклап алды. Җанлы кешедәй күреп, аның кытыршы кәүсәсен сыйпый-сыйпый елады да елады.

– Хуҗаңның китүен күтәрә алмадыңмы, матуркаем. Кайгыларыңнан кара көйдеңме? Бераз тынычлангач, өстәп куйды. – Ә миңа яшәргә кирәк. Миңа сулырга ярамый, балаларны кеше итәргә кирәк.

“Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк” дип үзалдына кабатлый-кабатлый Айсылу кулына көрәк алды. Ә уйлар... Алар бер-берсен куалый-куалый баш миендә чуала иде.

Үз гомерендә чирләүнең ни икәнен дә белмәгән, сырхауханәгә барып та карамаган Әмирнең авыруы кинәт башланды. Башта моның нәрсә икәнен белми аптырады. Чирләгән дә, чирләмәгән дә кебек. Үтереп йоклыйсы килә, хәле юк, җилкәләрен ниндидер авыр йөк баскан. Ләкин озак аптырап йөрергә туры килмәде, авыру көне-сәгате белән басканнан-баса барды. Инде җилкәләре сызлауга түзә алмыйча, төннәр буе йөреп чыккан чаклары да була иде.

Таныш табибы аңа бер генә карады: “Тәмәке тартасыңмы? Тарт, әйдә тарт! Үз кадерегезне белмисез бит сез. Сузма! Поликлиникага төш!” Сырхауханәгә салып, бераз дәвалап карагач, аңа Казанга онкология диспансерына юллама бирделәр. Айсылу ире белән юлга кузгалды.

... Бар да соң иде инде. Табиб янына кергәч, ике арада шундыйрак сөйләшү булып алды:

– Кемең?

– Ирем.

– Еламый түзә аласыңмы?

– Түзәрмен.

– Соң инде. Берни дә эшләп булмый. Икенче як үпкәсенә дә күчкән. Сиздермәгез. Менә бу язуларны кайткач, табибына бирерсез.

Еламады Айсылу. Ләкин Әмир аның җан тырмашып еламаска тырышып баруын сизеп алган иде инде. Эндәшмәде. Тырмашты Айсылу, кибетләргә алып керде, Әмиргә кирәкле әйберләрне алырга тырышты.

– Ярар, алма! Боларның миңа кирәге чыкмас инде, – дип әйтеп салды Әмир.

– Ләкин салкын акылы белән шулай дисә дә, бу уен күңеленә якын алырга курыкты. Ничек инде. Типсә тимер өзәрлек көенчә үлмәк кирәк. Яшь бит әле ул, бик яшь.

Бу минутларда Айсылу бер генә нәрсә теләде: ялгызың каласы идең дә, күз яшьләрең түгәсе иде. Юкса, эчтәге әрнешләр таш булып катты, мең төрле җепселләр булып бар тәненә авырту булып таралды. Тик бу мөмкин түгел иде.

Көн артыннан көн үтте. Мәкерле авыру көне-сәгате белән тап-таза ирне изде, сындырды... Ул операция көтә иде. Табиб әйтте бит: “ Менә бераз гына хәл ал да, операциягә барырсың”, – диде. “Хәл алган” саен Әмирнең хәле начарланганнан-начарлана гына барды шул. Табиб янә килгәч, ялварулы күзләрен аңа төбәде:

– Операция кайчан?

– Тиздән, бик тиздән.

Әмир эндәшмәде. Ә табиб киткәч, ирләрчә тавышсыз гына елады. Эре-эре күз яшьләре ябык яңаклары буйлап тәгәрәде дә тәгәрәде. Ниндидер операция көтеп ятарлык хәле калмаганлыгын да, табибның соңгы өметен сүндермәү өчен генә шулай әйтүен дә күптән аңлаган иде инде ул.

–Балаларны чакыр! – диде ул Айсылуга ярым боерып.

Җиңелрәк булсын, дип балаларны әби-бабасы авылга алып киткән иде.

– Ярар, әтисе, ярар. Хәбәр итәрмен. Сагынгансыңдыр шул.

... Иртәгәсе көнне балалар әбиләре белән килеп тә җиттеләр.

Башта әтисе яткан кровать янына 10 яшен тутырып килүче кызы килеп басты.

– Ташла инде ул сагызыңны, – дип шелтәләп алды аны әтисе. –Апаеңны кара, кызым! Егылмасын, бәрелмәсен, яме.

Аннан Әмир янына туп кебек тәгәрәп кенә ике яшьлек улы килеп басты. Бернәрсә дә аңламый шул сабый, елмая, шырык-шырык көлә.

Әмир аның белән олы кешеләрчә, ирләрчә кул биреп күреште. Аннан кинәт кенә әйтеп куйды:

– Сау бул, улым!

Шул төнне Әмир өзелде. Бар табигатьнең ашкынып җәйгә кереп барган, җиләк-җимешләрнең кызарып пешеп килгән чоры иде ул.

... Ул елны бакчадагы уңышны җыеп, ташып бетерә алмый җәфаланды Айсылу. Кайнатма да кайнатмады, киптермәде дә. Ә алмалар... Аларның берсе-берсе кушуч белән генә тотмалы түгел иде. Айсылуның мондый алмаларны беркайчан да күргәне юк иде әле. Ташыды да, ташыды, таратты да таратты. Әйтерсең лә, алмагачлар аның кайгысын җиңеләйтергә теләп шулай мул уңыш бирде.

... Уйлана-уйлана эшли торгач, шактый җир казып ташлаган икән. Эшләрен бераз төгәләгәч, үз гомерендә беренче тапкыр кул пычкысы алды. “Кичер мине, алмагачым, синең төпләреңне йомшартып, сабый баладай тәрбияләгән Әмиреңә берничек тә ярдәм итә алмадым”, – дип пычкыны корыган алмагач кәүсәсенә терәде.

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев