Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күңел күзе

    РЕЗЕДА ШАРИПОВА

    Юл буе эчтән елап кайтты. Җебек тә түгел инде, югыйсә, тик кызларга кулы күтәрелми. Чәченнән тарткан, төрткәләшкән малайларны алай рәнҗетми Ләйлә.

     

     

     

    -Күләгә кебек арттан   тагылып йөрмә дип күпме әйтергә була! Чукракмы, әллә тилеме син? – каршысында гаепле сыман башын иеп торган малайны Ләйлә ачу белән төртеп җибәрде. Көчлерәк җил иссә, очып китәрдәй юка гәүдәсе чайкалып, Камил арты белән җиргә барып төште. Юк, кызга үпкәләмәде ул, ә кәмит карарга җыйналган яшьтәшләренең шаркылдап көлүеннән гарьләнде. Торып, өстендәге тузанын каккалады, сибелгән китап-дәфтәрләрен сумкасына җыйнаштырды да, берни дәшми әкрен генә китеп барды.

    Юл буе эчтән елап кайтты. Җебек тә түгел инде, югыйсә, тик кызларга  кулы күтәрелми.  Чәченнән тарткан, төрткәләшкән малайларны алай рәнҗетми Ләйлә.

    Шулай уйланып, хәсрәткә чумып кайта торгач,  подьезд ишеген узып китә язган.

    – Әй, Архимед, кая барасың! – дигән тавышка исенә килде.

    Борылып караса, ишек алдындагы камырлык ботагыннан күршесе Риф сикереп төште.

    – -Нишләп бу кадәр йолкыш кыяфәттә? – диде дусты Камилнең тузанлы өс-башын күздән кичереп. – Кем тиде?

    Камил дәшмәде. Сүз катарлык хәләттә түгел иде ул.

    – Әллә телеңне өзделәрме? Әйт инде бер сүз! – дип тынмады Риф.

    Нәрсә дисен соң, кызлар төртеп екты, дисенме? Болай да инде мәктәптә күзен ачырмаслар.

    – Чирен яшергән үлгән, сөйлә, җиңелрәк була ул.

    – Үлсәң яхшырак булыр иде! – дип көрсенеп куйды Камил.

    – Ычкынма инде!

    – Әйт әле дөресен, мин йолкыш чебигә охшаганмы?

    – Кем әйтте?

    – Кем-кем! Койрыклы җен! Барыбер түгелме?

    – Ә, кызлар димәк!  Ләйләдер әле! Нәрсәсенә исең китте шул салам сыйракның?

    – Матур кыз ул, мәктәптә иң матуры! Мин бит аның сумкасын күтәрешеп кайтыйм дигән идем. Нигә ул мине шулкадәр күрә алмый икән?

    – Кызларны аңламассың! Алар көчлеләрне яраталар, менә минем кебек, – дип Риф мускулларын кабартып күрсәтте. Ул бокс белән шөгыльләнә, бишенчедә генә укыса да, йодрыгы ярыйсы ук каты  төшә үзенең. – Ә синең кебек сыек чыбык математиклар аларга өй эшен күчерер өчен генә кирәк. Шылдымы?

    Шул көннән соң ул Ләйләгә башка якын килергә батырчылык итмәде. Күрше класста гына укучы кызый исә дөньяда Камил атлы малай барлыгын бөтенләй онытты.

    Еллар үтте. Дүртенче сыйныфта булган күңелсез вакыйга Камилнең йөрәгендә төер калдырса да, Ләйләгә булган хисләрен сүндермәде. Ул мәктәпкә дә күбрәк Ләйләне күрер өчен бара иде.

    Ә тугызынчыны тәмәмлаган җәйдә аяныч хәл булды. Имтиханнардан соң өч сыйныф бергә урманга күңел ачарга чыктылар. Кызык ясарга теләгән егетләрнең салюты бик кыйммәткә төште. Учак янында Ләйләнең ике күзен тотып ачыргаланып кычкыруы һаман да колагында яңгырап тора Камилнең.

    Унынчыга бара алмады кыз, күзләре яктылык белән шәүлә күрерлек кенә булып калдылар. Ләйләсез мәктәп караңгыланып калды. Читтән булса да  үзенең  сары толымнары, гел елмаеп тора торган очкынлы күзләре, кыңгыраудай яңгыравык тавышы белән  күңелен нурландырып йөри иде Камилнең. Урамда очрамасмы дип, мәктәптән кайтканда юри Ләйлә яши торган йорт тирәсеннән  үткәләде. Ә ул, үч иткәндәй, очрамады да очрамады.

    Кышкы кояшлы бер көндә үз уйларына бирелеп китапханәдән кайтып барышы иде. Алдарак атлаган кыз бозлавыкта аягы таеп егылды. Камил  аңа торырга булышты һәм Ләйлә икәнен күреп, шатлыгыннан чак исеме белән дәшмәде.

    – Рәхмәт, – диде кыз. Аягын авырттырган, ахры, аксый төшеп  атлап китте. Камил бар кыюлыгын җигеп, аның артыннан иярде:

    – Бәлки озатып куяргадыр?

    Ягымлы тавышка кыз каршы килмәде, үзен култыкларга рөхсәт итте. Баксаң, алай дорфа һәм текә түгел икән Ләйлә, юл буе сөйләшеп сүзләре бетмәде.  Хәтта яратып тыңлый торган җырлары да бер үк булып чыкты.

    – Теләсәң, мин иртәгә сиңа яңа дисклар алып киләм, – диде егет хушлашканда.

    – Бергә тыңласак кына, – дип шаяртты кыз.

    Камил хыял канатларында очып кайтты. Күңелен биләп алган шатлык нур булып йөзләренә иңде.

    Шулай очрашып киттеләр. Кайсы мәктәптә укуын яшерде егет. Әмма беркөнне чак кыен хәлгә калмады.

    – Иртәгә туган көнем, классташларым киләчәк, син дә кил, алар белән танышырсың, – дип чакырды Ләйлә.

    – Юк, – димәде Камил, җае табылыр дип, үз-үзен тынычландырды.

    Малайлар-кызлар таралышканын кич буе подъездан читтәрәк көтеп торды. Вакыт соң булса да, чәчәкләрен бүләк итми китмәде.

    – Гафу ит, соңардым, эш килеп чыкты, – дип акланган булды.

    Их, иртәрәк килмәдең, шундый күңелле булды! – дип кыз бәйрәм шатлыгыннан аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәде.

     Камил Ләйләнең кулына янып торган кызыл розалар тоттырды – үзенчә мәхәббәт билгесе. Кыз аларның хуш исен тирән итеп сулады да:

    – Минем өчен бүген иң зур бүләк син үзең, – дип егетнең битеннән йомшак куллары белән сыпырды. Кинәт йөзе уйчанланды, сагышланды.

    – Нигә син элегрәк очрамадың икән! – диде Ләйлә.

    Камил дәшмәде. Кызның чәчәкләр кебек ут янып торган  бит очына иреннәрен тигерде. Менә-менә яшен яшнәр, күк күкрәр, яисә Ләйлә теге чактагы кебек төртеп җибәрер кебек тоелды. Юк, зилзилә купмады, Камилнең битенә бары кызның кайнар сулышы килеп бәрелде.

    Теги:
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама