Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Кайту

Кайту

... Әйе, аның гәүдәсе генә монда бит. Ә күңеле әллә кайчан басуларда инде. Тракторы белән чем-кара буразналар сыза, күктә сайрашкан тургайлар җырын тыңлый, язгы кояшның беренче назлы нурларын тоя, йомшак җилләргә йөзен куеп чәчләрен тарый. Их, язмыш, җир кешесен җирдән аерма инде син!

– Бабай, бабай, бу агачны өйгә кертеп куярга кирәк. Синең утыргычың бит ул.

Хисмәт чалгы чүкегән җиреннән хәлсезләнеп түмәргә чүмәчте.

– Бабай, бабай дим бит инде. Ник дәшмисең?

... Хатирәләргә чумган ир оныгын ишетми иде.

************

Кайбер авыл хуҗалыкларының банкротка чыгып таркалуы турында ишетеп белә иде ул. Әммә, бу афәт үзләренең колхозына килмәс, килсә дә бу кадәр үк кинәт булмас, дип уйланып йөрде. Әмма бар да бик тиз булды. Хуҗалык таркалып, фермалар бушап калды, яшьрәкләр эшкә урнашып, көн саен район үзәгенә йөри башлады. Баштан колхоз, аннан җәмгыять дип аталган хуҗалык (Хисмәт өчен барысы да калхуз иде) бетте. Әнә шулай гомер буе тракторчы булып эшләгән Хисмәт пенсиягә чыгарына санаулы гына еллар калгач, эшсез калды. Авыр кичерде моны, механизатор. Җаны әрнү бер хәл, көне буе эш-эш дип чапкан, бераз гына башын төртеп алырга да вакыт тапмаган авыл агаеның чамасыз буш вакыты барлыкка килде.

Сәгате – көн, көне айлар кебек озак үтте аның. Янган эчен хәмер белән басып, вакытын да шешәдәшләре белән бергә “үтерергә” ияләшеп китте. Бер килсә, килә бит ул: нәкъ шул көннәрдә гомер иткән карчыгы да ишегалды себереп йөргән җиреннән үлеп китте...

Яшел елан Хисмәтне бик тиз үзенә йолып алды. Аңа хәзер мал-туар да, кош-корт та, яшелчәсе дә... кыскасы берни дә кирәкми иде. Бөтен уе эчәргә табып, тизрәк аңын томалау булды. Әнә шулай ай артыннан ай узды.

– Әткәй, үзең турында уйламасаң, һичьюгы безнең хакта уйлар идең , – дип елады кызы Рәмилә әтисенең көннән-көн юкка чыга баруына өзгәләнеп. – Болай булмый, әткәй, мал-туар, кош-кортны бетерик тә, алып китәм мин сине. Шәһәргә алып китәм.

Хисмәт “ә” дә, “җә” дә димәде. Анда түшәмгә карап яттың ни дә, монда яттың ни. Аның өчен барыбер иде. Калага җыенганда да, бернәрсәгә кагылмады, кысылмады. Әмма китәргә кузгалгач, кинәт борылып утынлыкка табан атлады. Кырыйда торган түмәр янына килеп тезләнде, кочаклап озак кына башын иеп утырды. Аннан кинәт түмәрне күтәреп алды да, сәер елмаеп машинага килә башлады:

– Кызым, башка берни дә кирәкми, шушы түмәрне генә алыйк инде.

– Син, әткәй, хыяллана башладыңмы, әллә? Соң шәһәр өенә кем түмәр куя инде.

Әмма Хисмәт кысып тоткан көйгә түмәрне кулыннан төшермәде. Үзе белән гомер иткән җан дусты ул аның. Шушы түмәргә утырып ял итәргә, уйланырга, һавада чыркылдашкан кошчыкларга карап утырырга ярата иде ул. Чалгы чүкү, утын яру, кадак төзәтү кебек эшләр дә түмәрдән башка узмады. Ул аңа бер

кемгә дә сөйләмәгән серләрен сөйләп, киңәшләшеп тә утыра әле.

– Җә, ярар, әйдә алыйк инде.

Контрольгә алырмын, эчүен ташлар, ишегалдына чыгып, картлар белән сөйләшеп утырыр, – дип фикер йөртте Рәмилә әтисе турында.

Әллә кызын җәлләде, әллә оныгыннан читенсенде, Хисмәт шәһәргә килгәч, аракы дигән нәрсәне авызына да алмады. Әмма ул көннән-көн сулды. Көннәр буена караватыннан тормыйча, түшәмгә карап ятудан башканы белмәде.

– Әткәй, телевизордан әнә бик кызык тапшыру бара. Менә бу гәҗит, китапларны укып кара әле, бик эчтәлекле, – ди-ди кырыенда бөтерелеп йөрсә дә, Хисмәт телевизор да карамады, гәҗитләргә дә тотынмады.

... Әйе, аның гәүдәсе генә монда бит. Ә күңеле әллә кайчан басуларда инде. Тракторы белән чем-кара буразналар сыза, күктә сайрашкан тургайлар җырын тыңлый, язгы кояшның беренче назлы нурларын тоя, йомшак җилләргә йөзен куеп чәчләрен тарый. Их, язмыш, җир кешесен җирдән аерма инде син!

Рәмилә әтисенең бу халәтенә ни эшләргә дә белмәде, табибларга әйтер идең, җүләрләр йортына ябарлар тагын. Ахырдан берәр психолог чакыртыргадыр дигән карарга килде.

Яшь кенә психолог кыз Хисмәт янында бик озак сөйләп утырды. Әмма агай аны тыңламады да, ахры. Түшәмгә карап ятуын белде.

Кызы таныш табибына сөйләп тә карады, анысы ниндидер дарулар язып бирде. Рәмилә даруханәгә китте.

– Син, нәрсә? Боларны эчсә, әтиең наркоманга әверелә бит. Тынычландыргыч үләннәр биреп кара әле, – дип киңәш итте Рәмиләнең аптекада эшләүче дусты Асия.

Гомер буе сөтле чәй эчкән Хисмәт әллә нинди исле бу үләннәрне дә эчә алмады.

Ары-бире бәргәләнә торгач, Рәмилә кинәт әтисенең колхоз рәисе булып эшләгән Шамил атлы авылдашын искә төшерде. Председатель сүзе әтисе өчен һәрчак “закун” булды. Әтисе аны гел тыңлый иде, алай гына да түгел курка да иде әле әзрәк.

– Шамил абый, әти янына килеп китмисеңме, ярдәм итә алмассыңмы? Әллә нишләде ул, – дип телефон аша барысын да сөйләп бирде.

– Килермен, кызым, килермен. Кара син аны, ә. Мин бит әле аны шәһәргә китеп, рәхәтләнеп ята, дип уйлап йөрим.

Шамил озак көттермәде. Ишектән керә-керешкә көр тавышы белән:

– Безнең тракторчы егетебез нишләп ята әле анда? – дип сөрән салды.

Җәһәт кенә кием-салымын салып элеп, хаста яткан бүлмәгә узды. Коры сөяккә калып суырылган, күзендә нур әсәре калмаган Хисмәтне күреп, җаны телгәләнеп алды. Әмма моны беркемгә дә сиздермәде, йөзе кырыс иде аның:

– Нәрсә, үләргә җыендыңмыни, Хисмәт дус? Көпә-көндез нишләп ятасың соң әле син, кунагыңны да каршы алмыйсың? Нәрсә аягың, кулың юкмы синең? Нишләп ятасың дим бит сиңа?

– Юк инде, иптәш прсидәтел, бөтен җирем исән минем. Торасым да, йөрисем дә килми. Менә җаным авырта минем.

– Һммм. Алай икән алайса. Тегендә барырга ашыкма әле син, замандаш. Җитешерсең әле, Ходай биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк. Бер әйбер сөйлим әле мин сиңа тыңла, бәлки тора салып кызыңны елатып, бот күтәреп ятуыңа бераз оялырсың.

Әмирханны беләсең бит инде. Менә шуның хатыны авариягә эләгеп кулын имгәтте. Әле беркөн үзен очраткан идем әле. Хатыны турында сөйләп алды: “Өйгә кайтып керсәм, кыздырган бәрәңге исе чыккан, – ди бу. – Хатынның берәр туганы килгәндер инде, дим. Күземә күренәме әллә, дип торам – өстәлгә бер таба туп-тулы кыздырган бәрәңге китереп утыртмасынмы. Хатын үзе кып-кызыл булып янып пешкән. Сөенеченнән ни эшләргә белми. – Хатын! Сиңа берәрсе ярдәм иттеме соң? – дим. “Юк. Үзем пешердем”, – ди. Алдан ук уйлап йөргәндер инде. Бер такта кисәкчеге тапкан да, шуңа кадак кактырган. Шул кадакка бәрәңгене кертеп, сул кулы белән әрчегән. Аннан тартып алып, тактада бер кулы белән тураган. Хатын, син чын герой! Сиңа медаль бирергә кирәк!” – дигән бу.

Хәзер шул хатын бер кулы белән бәлешләргә кадәр сала икән. Ул да нәкъ менә синең шикелле: “Бер кул белән ни генә эшли алам инде мин”, – дип төшенкелеккә бирелгән булган.

Менә шулай, туганкаем, менә син сул кулың белән бәрәңге әрчеп кара әле. Әрчи алмыйсыңмы? Әмма Ходай ярдәменнән ташламый ул. Организмның бер өлеше көчсезләнә икән, икенче өлеше

киресенчә көчәеп китә. Тик, ихтыяр көчең булмаса, бер дә көчәям дип тормый икән шул ул. Ихтыяр көче булдырырга, тырышырга кирәк. Ә син монда ир-ат башың белән мәлҗерәп төшкәнсең. Бөтен җирең исән-сау килеш. Үзеңне кулга алырга кирәк сиңа, Хисмәт!

– Карап, карап торам да. Син әллә нинди врачлар кебек сөйлисең?

– Сөйлим шул, дустым, сөйлим. Син әллә миңа бик җиңел булды, дип уйлыйсыңмы? Син прастуй колхозчы гына булсаң, мин бит шул колхозны җитәкләүче идем. Хуҗалык пыран-заран килгәч, мин дә нәкъ менә синең кебек чиргә сабыштым. Улым мине әллә нинди күрәзәчеләр, психологларга кадәр алып барып бетерде. Ә бер табиб әйтте: “И, абый, менә шушы көнне Мәдәният йортында инвалидлар өчен марафон була. Шунда бар әле син! Иң яхшы дәва булыр бу сиңа”, – ди. Бардым бит мин бу чарага. Шул марафонда инвалид балалар турында фильмнар күрсәттеләр. Мескенкәйләрем, кайсы йөри алмый, кайсы күрми, сөйләшә алмый. Ул сабыйларның әти-әниләре тагы да кызганычрак. Шунда берсе елый-елый әйтте: “Нинди генә гөнаһларым өчем булды икән бу?” – ди. Ә бер сабый: “Кыш бабай, кыш бабай, миңа тәпиләр алып кил! Минем дә йөгерәсем, туплы уйныйсым килә, – дип ялварыпмы-ялвара.

Табиб дөрес әйткән икән, иң яхшы дәва булды бу миңа. Исән-сау килеш шулай үлеп-бетеп йөрүем өчен бик тә оят булып китте. Әйтергә дә онытып торам икән бит әле. Абзаң хәзер фермер бит. Дөресрәге, улым фермер. Мин аңа ярдәм итәм. Әле синең белән минем кебек колхоз беткәч, төшенкелеккә бирелеп эчүгә сабышкан берничә авыл егетен дә үзебезгә алып, эшле иттек. Дәртләнеп, тырышып эшлиләр. Шулай булмыйча, эшеңә карап кереме дә керә тора бит. Бер минут та вакытым юк минем хәзер.

Слушай, әйдә тор әле син! Кайт авылга, тавык-чебеш булса да асрарсың. Монда әллә нинди океан төпләрендә яткан Буш ботларын кимереп ятканчы, яшел чирәм чемченеп үскән чебеш ите ашарсың. Аның тутырмасында да ит әсәре юк инде. Үз бакчаңда үскән чиста кишер, кәбестәңне ашарсың, саф һава суларсың. Иртән торып, ишек алларына чыксаң, рәхәт инде, малай. Ул һавасы, ул кошларның сайравы. Мин ялан аяк калам да, чыклы яшел чирәм өстеннән йөрим. Үзеңне яңа туган баладай хис итәсең. Ә монда нәрсә. Выж да выж машина тавышы да, кеше боткасы. Шәһәргә килсәм, тизрәк кайтып китү ягын гына карыйм мин. Тагын бер нәрсә турында әйтим әле. Хәзер авылда мал-туармы, я булмаса кош-корт, умарта асрыйсыңмы, бушка акча бирәләр.

– Кит инде шыттырасың да бугай ? – дип куйды Хисмәт. Аның күзләре очкынланып киткән иде инде.

– Чынлап, менә, бизнес-планыңны төзисең дә, вәссәләм. Анысына ярдәм итәләр инде. “Центр занятости” дигән җиргә барасың. Аннан безнең районга яңа глава килде бит. Ул да бик ярдәмчел кеше. Авылларда андый тәвәккәл, булдыклы кешеләргә ярдәм итәргә генә тора. Ярар, мин китим инде, булмаса. Әйтәм бит бер минут вакытым да юк минем.

Инде кузгалып китим генә дигәндә, Шамилнең күзе почмакта торган түмәргә төште:

– Бәрәч, бу түмәр нишләп тора монда?

Хисмәт оялуыннан кып-кызыл булды.

– Болай булгач, кайтасың әле син авылга, кайтасың, – диде Шамил хәйләкәр елмаеп. – Әмма, бу түмәрнең урыны монда түгел. Ишек алдында җирдә аның урыны. Җи - и - и ирдә!

Шамил киткәннән соң, Хисмәтне үз-үзе өчен оялу хисе биләп алды. Моңа үзе дә аптырады, чөнки моңа кадәр әле анда бары тик үзен җәлләү хисе генә бар иде. Нәрсә диде әле ул: “Беркайчан да үзеңне җәлләмә! Җәлләмә! Җәлләмә! Авылга кайт! Кайт авылга!” Боерулы сүзләр баш миендә бертуктаусыз кабатланды да кабатланды. Бер-бер артлы агылган уйлардан башы чатнардай булып авырта башлады. Хисмәт акрын гына торып басты. Баш әйләнеп күңел укшуына түзә алмыйча балконга чыгып басты.

... Кара инде. Яз җиткән икән бит. Күк йөзендә кошлар чыркылдаша. Тургайлар бит болар, тургайлар. Әйтерсең лә, аларны тыны белән тартып китерә: Хисмәтнең йөзенә кадәр үк якынаялар да, аннан кабат тибрәлеп зәңгәр күккә агылып югалалар. Картның үтереп ашыйсы килә башлады. Аллага шөкер, минем бит әле ике кулым да исән, – дип, кухняга чыгып, хәтсез генә бәрәңге әрчеде һәм аны нәкъ авылча итеп табага салып кыздырды. Юкса, кызы бәрәңгене изә дә, шуңа соус өстәп бирә. Бәрәңгенең бөтен тәме китә.

....Әбәткә кайткан кызы үз күзләренә үзе ышанмады:

– Әткәй, синме соң бу? Терелдеңме әллә?

– Мин бу, кызым, мин, әтиең тормышка кире кайтты, – диде Хисмәт. – Кияүгә әйтергә кирәк, йорт-кураны бераз рәткә кертеп, җылытсын! Мин авылга кайтам.

– Соң, әткәй, анда тагын теге хәмергә салынмассыңмы соң?

– Юк, авызыма да алмыйм. Әйе, аннан соң абзар-кураны да караштырырга кирәк, чебиләр алырга соң түгел микән әле?

– Син нәрсә инде, әткәй, бераз яшелчә ише үстерсәң дә җиткән. Бер башыңа нинди чеби? Итен үзебез алып кайтырбыз.

– Юк инде авылда яшәп, үләксә ашап ята алмыйм.

– Ай-һай, әти, Шамил ага эшкәрткән бугай сине. Син үзеңнең элекке чагыңа кайтып киләсең.

... Тавык-чебеш кенә асрап калмады Хисмәт. Бераз акчасы бар иде, шул акчага 5 сарык алды. Бик үтемле бизнес булды бу. Бигрәк тә Корбан бәйрәме чорында тәкәләрне кырылып алдылар. Аның хәзер үзенең җире, тракторы бар. Аш-суга шәһәр тавык ботларын якын да китерми ул, тана, бәрән итеннән пешкән шулпалы аш ашамаса, тамагы туймый. Хисмәт көрәйде. Йөзенә елмаю кунгач, бабай кыяфәте керткән җыерчыклары да югалгандай булды. Эшләгәч, мускуллары ныгып, иңбашлары киңәеп китте.

Тормышлар җайланып, мул һәм түгәрәкләнеп киткәч, йортка ямь кертердәй җыйнак һәм тырыш хатын да табылды. Хәзер аның уйларыннан арынып, сөйләшер, серләшер кешесе бар. Юкса, туктаусыз үзалдыңа уйланып йөреп, хыяллануың да бар.

Кайчагында арып-талып җеп өзәрлек рәте калмаганда башына “Нигә кирәк инде бу бизнес?” дигән уйлар да килгәли. Андый вакытларда ул дөньясыннан туеп, түшәмгә карап яткан чорларын исенә төшерә дә: “Ходаем, исән-сау булып, эшләп яшәүгә ни җитә, – дип уйлап куя. – Адәм баласына шөгыль, эш кирәк. Аның буш вакыты калмаска тиеш, шулай булмаса кеше юкка чыга, кәефе кырыла икән”, – дип, фәлсәфи уйларга да бирелә ул кайчак. Үзенә күрә кечкенә генә бер колхоз бит инде бу хәзер. Җаваплылык та үз өстеңдә. Җир җимертеп эшләп йөргән авылдашлары Айдар белән Алмасны кайда куясың? Хисмәт бит аларны үзе ышандырып эшкә алды. Юкса, йорт-җирләрен ташлап, шәһәргә китәргә җыенганнар иде.

*************

– Бабай, бабай, – дим инде. Ишетмисеңме соң син?

– Ә, улым, бераз уйланып киткәнмен бит әле мин. Бу түмәрне башка син яшәгән йортка алып кайтмыйбыз. Һәр нәрсәнең үз урыны була. Менә бабаң да шәһәргә киткәч, чирләде дә, монда кайткач терелеп китте. Чөнки бабаңның җаны авылга береккән, улым! Менә шула-а-а-й бу түмәрнең урыны җирдә.

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев