Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Җимерелгән өмет

Җимерелгән өмет

– Әни, менә без кайттык, гафу ит, син бит гомерең буе без дип кенә яшәдең...

Иртән торып күзен ачуга Мәдинә карчык иң беренче эш итеп, тәрәз каршына килеп пәрдәләрне ачып куя. Газиз балаларының берәрсе кайтып, ишек шакып ишетми калмадымы икән? Юк, юк булмас ла. Йокысы бик сак аның, шылт иткән тавышка да сагаеп уяна.

Әнә шулай бик озак тәрәзәдән олы юлга карап тора ул. Юлдан эшкә ашыгучылар, мәктәпкә баручы балалар арасыннан үз улларын һәм кызларын эзли. Көн дәвамында да шушы тәрәзә каршын әллә ничәшәр тапкыр урый карчык. Әмма юкка.

Әнә күрше Разия карчыкның балалары атна саен кайтып торалар. Ишегаллары чыр-чу бала-чага тавышына тула. Юкса, балаларын да әллә ни авырлык белән үстермәделәр. Гаилә тормышы тигез канатлы булгач, тормышлары мулдан иде. Ә яшьтән үк тол калган Мәдинә балаларын бик авырлык белән үстерде. Ашамаса ашамады, кимәсә кимәде, әмма балаларын кешенекеннән ким-хур итмәскә тырышты. Бөтен тапканы, бөтен булганы балаларына булды аның. Кайда ялгышты икән соң ул? Әллә артык иркәләп боздымы икән? Юкса, шушы кадәр авырлыклар күреп үстергән аналарының хәлен елга бер генә тапкыр булса да кайтып белерләр иде. Ялгыз ана өчен әллә ни күп тә кирәкми. Үзләренең исәнлекләрен белгертеп язылган кечкенә генә бер хат кисәкчеге генә язсалар да кош тоткандай сөенер иде лә ул.

... Мәдинә карчыкның көндәлек мәшәкатьләре гади генә булса да, ул көннән-көн авырлаша бара. Ризык җыюы да гади аның. Бер чынаяк чәй, тәгәрәткән ике бәрәңге, пешкән йомырка. Шуннан башкасын эшли алмый иде ул. Чөнки кулларының, аякларының сызлавына түзәр әмәле юк. Биш баланың керләрен кышкы салкыннарда чишмәдә

чайкаулар, аяклардан бик сирәк салынган резина сапогилар үз эзен салмый калмаган шул. Әнә кечкенә Рәмиләсе чирләгәч, язгы пычракта резина сапогиларда саз ерып, баланы күтәреп район үзәгенә барганын гомер онытасы юк. Тишек сапогиларда лач су булган аякларының әрнүе бүгенгәчә онытылмый. Анасының йомшак куенында гына барган кыз тернәкләнеп китсә, анасы атналар буена урыннан тора алмыйча авырды. Ә Нәҗибен чиртсәң кан чәчрәп чыгарга торган симез битле Әләм атлы малай кыйнагач, үз-үзен белештермичә малайның өенә чапты. Әләмгә нәзек куллары белән сугарга омтылганы хәтердә. Аңына килгәндә җирдә ята иде ул. Малайның атасы Атлас сугып очырган икән хатынны. “Әтиле малайның яклаучысы бар шул”, – дип елый-елый кайтканы хәтердә. Баласы өчен утка-суга керергә, кирәк булса, йөрәген дә ярып бирергә әзер шул ул Ана. Тик баласы гына исән булсын да, аңа гына яхшы булсын.

... Менә уллары, кызлары, кияү-килен, оныклары бөтенесе бергә кайтып кергәннәр бит, Алланың рәхмәте.

– Әни, менә без кайттык, гафу ит, син бит гомерең буе без дип кенә яшәдең, – дип Нәҗибе чәчләреннән сыйпап алды...

Мәдинә карчыкның татлы төшен бүлеп, болдырда кинәт бик каты шакылдау ишетелде. “Ай Аллам, балаларымның кайтып кергәнен дә сизми йоклап ятам икән бит”, – дип ул өйалдына йөгереп чыкты. Баскыч төбенең менә җимереләм, менә җимереләм дип торган түбәсе килеп төшкән иде...

Фото https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев