Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чират

    НӘСИМӘ ФАЗЛЫЕВА

    Бер чибәркәй чишенә иде, шуны карап тордым.  Мондый бәхет тагын кайчан эләгә әле, – дип кеткелдәде.

    Врачка керергә утырам. Хәлләр шәптән түгел. Идәнгә карасам, идән түшәмгә менеп китә, түшәм идәнгә төшә. Кәеф  юк. Тирә-ягымда  үзем кебек  хаста кешеләр. Каршымда  ап-ак йөзле, хәлсез бер ханым утыра. Аның янәшәсендәге әбинең йөзенең төсе  ниндидер аксыл, кара-кучкыл төстә. Мин аны “прастуй карандаш” төсенә ошаттым. Янәшәмдәге егет  корык-корык ютәлли. Һәркем үз уена бирелгән. Какча гәүдәле, кечкенә буйлы  әби  килеп утырганчыга кадәр әнә шулай тыныч кына утырылды.  Әбиебез прастуй карандаш төсендәге йөзлегә әллә кайчангы танышы кебек  төртеп алды да:

    - Нәрсә, кай төшең авырта? – дип  сорап куйды.

    - И-и-и авыртмаган  җир юк инде ул. Аяк йөрми, кул тыңламый, баш аңгыра, колак ишетми, күз күрми. Сиксәнне  куып килгәч соң инде.

    - Шикәрең бармы?

    - Соң әйтәм бит инде : аяк йөрми, кул...

    - Тукта, тукта! Анысын аңладым бит инде. Шикәрең  бармы, дим, шикәрең?

    - И-и-и колакка катырак  шул мин. Врачлар операция ясагач, берсеннән керә дә, икенчесеннән чыгып китә. Шикәр дип инде аны. Писүк диген. Алдык, алдык  улым бер капчык кайтарып куйды, Аллага  шөкер.

    - Ясаганнар икән шул сиңа операцияне. Шикәргә анализ биргән идем. Шикәр таптылар бит әле... Әй-әй-әй... Учурутсыз  кермәгез әле анда!  Карт башыбыз белән дә утырабыз бит әле.

    Анализлар алу бүлмәсеннән  ап-ак халатлы  берәү башын тыгып:

    - Тагын биш кешедән ары тормагыз, башка алмыйбыз!  – дип ишекне япты.

    Әбием  тиз генә санап алды да, үзенең эләгәсен белеп сөенеп куйды:

    - Бигрәкләр дә ягымлы кыз инде, бигрәк матур сөйләшә. Кайбер кеше үз ачуына күбенепләр каткан була бит ул. Ие, менә минем Фәритемнең хатыны шикелле.

    - Ә менә минем киленем шапшак, дип сүзгә кушылды прастуй карандаш төсле йөзлесе. – Кер  юа башласа, идәндә бака чупырдамалы була.

    Әбиләр әнә шулай күптәнге ахирәт дуслар кебек сөйләшеп киттеләр. Чират көтеп утыручылар да, коридор буйлап йөрүчеләр дә аларның  игътибарыннан читтә калмады.

    - Кара инде, кара! Бу әбекәйне! Бер дә безгә охшамаган. Хи-хи-хи... Җинси күлмәк, җинси чалбар кигән булып соң? – дип кыйшаеп карап тора башлады какча әбиебез.

    - Әй, аптырама сана инде. Әмрикәдән килгәндер ул, – дип аны турайтып куйды  карандаш төсле битлесе.

    Шул чак ап-ак чалбар, куртка кигән, ләкин  бөкрәеп төшеп таякка таянып узып баручы да әбиләрнең очлы күзенә чалынмый калмады.

    - Ә бу әбекәй тагын да уздырып  җибәргән, ә?

    Шулчак  узып баручы  тавыш килгән якка  үтергеч караш ташлады. Әбиләр шып булдылар. Маңгайга ук төшереп киелгән башлык  астыннан  30-35 яшлек хатын-кыз йөзе шәйләнде.

    - И-и-и ... бичаракаем яп-яшь көенә ... дип чын күңеленнән  җәлләп алдылар алар.

    Бу хәл аларны бик  дулкынландырган иде. Шуңа да идәннән үк сөйрәлгән ялтыравык чәшке тун кигән ике ханымның  биек үкчәле сапогилары белән шак-шок басып үтеп китүләренә дә дәшмәделәр.  Бары тик  учлары белән башларын гына  капладылар.

      Шак-шок, шак-шок... Әйтерсең лә, башка кадак кагалар. Кайда йөргәннәрен нигә аңламыйлар икән бу “чәшке”ләр...

    - Сау булыгыз, балакайлар! Чирләмәгез! – дип әллә кайчангы якыннары  кебек хушлашып,  какча әбиебез дә китеп барды.

       Әбиләр киткәч, ничектер күңелсезләнеп калды. Үз итәргә өлгергән идек инде аларны.  Чираттагыларның ачуы кабара башлады. Ләкин озакка түгел. Коридорның  аргы башында ике агай арасындагы әңгәмә иң югары ноктасына  җитеп килә иде. Тавышлары торган саен бик көр  чыга башлады. Әңгәмәләре дә бик  җитди: сәясәт темасына:

    - Үзгәрде хәзер заманалар гөрләп торган колхуз бетте. Балалар  район үзәгенә йөреп эшлиләр, – дип пеләш башлы абзый зарын сөйли иде.

    - Алай ук бетеренмә әле син. Җир кадәр  җир бирделәр бит. Ул җир өчен калхуз бике бирә... дип тынычландырырга тырышты  киез итеклесе.

    - Надан, нинди калхуз  сөйлисең син. Калхузны хәзер чыра яндырып эзләсәң  дә таба алмыйсың. О-О-О дип атала инде ул бик беләсең килсә.  ООО, кыскасы өч күкәй.

    - Кем надан? – дип тавышын күтәрде итеклесе. – Фирмир дип атала ул. Безнең колхозда прсидәтелне шулай атыйлар.

    Сәясәт бик  җитди тема шул инде ул. Абзыйларыбыз да кызып киттеләр. Пеләш башлысы итеклесенең баш очында йодрыгын ук селти башлаган иде.

    Әлеге күренеш чираттагыларның ачуын тагын да кабартты. Кабарган ачу  врач бүлмәсеннән  шактый озак торып чыккан  ир-атка  пычак булып “кадалды”.

    - Нишләп шулай озак тордың? Нишләп утырдың?

    Тик  чыгучы да бер дә аптырап калмады:

    - Бер чибәркәй чишенә иде, шуны карап тордым.  Мондый бәхет тагын кайчан эләгә әле, – дип кеткелдәде.

    ... Талчыккан, сызлаган йөзләргә елмаю иңә.  Көләсе килә.  Их, кызык  бит,  рәхәт бит дөньясы.  Яшисе килә...

    Фото https://pixabay.com

    Теги:
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 4 апрель 2019 - 21:46
      Без имени
      Бик кызык хикэя.Тормышнын узе.
    Реклама