Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Бозым ясаучы үзе рәхәт күрәме?

Гомерең буена бер-береңә “терәлеп”, аралашып яшәсәң дә, чит гаилә тормышын барыбер белеп бетерә алмыйсың. Көн дә күрешеп торган танышымны да мин әлегәчә бик бәхетле яши, дөньясы түгәрәк, дип уйлый идем. Баксаң, бөтенләй дә алай түгел икән. Беркөннәрдә аның бар күңелен ачып, елый-елый сөйләгән сүзләре мине бик тетрәндереп, шактый уйландырып йөрде...

Иллесен түгәрәкләп килүче ире соңгы вакытта бик нык үзгәргән. Элегрәк эчкән чакта гына әйтә торган сүзләрен хәзер айнык килештән дә туктатмый, алай гына да түгел, өйләреннән үк куа, хатынын “җен урынына” күрә башлаган.

–Боздылар гына, – дип күз яшьләрен туктата алмый елады ул. – Безнең тату яшәгәнебезгә көнләшкән берәве генә бозым ясады. Башкаладан кызга фатир алган гына идек бит әле. Хәзер инде кредитны да бөтенләе белән үземә генә калдырмакчы. Эштән чыктым, ди. Көннәр буе өйдә ята. Эчмәсә дә тавыш чыгарырга теләсә нинди сәбәп таба. Аерылам, чыгып кит, ди. Сәбәбен сорагач, җитте, гомерем буе сине туйдырдым, ди. Ә бит үзең беләсең, минем бер генә көн дә эшләми торганым юк. Хөкүмәт эшеннән кайткач, өйдәгесенә чумам...

Хәер, үзе хакында сөйләмәсә дә беләм. Аның кебек уңган-булган хуҗабикәне эзләп табарга кирәк әле. Мин исә бу хәлгә бер генә аңлатма бирергә тырышып карадым: иреңнең я сөяркәсе барлыкка килгән, яки урта яшь “кризисы” башланган – кеше психологиясе өлкәсе белгеченә барырга кирәк. Ә бозымга килсәк, югары акыл – Ходай барлыгына ышансам да, һәртөрле кара көчләр, хорафат, җен-пәриләргә күңелемдә урын юк, танышыма да тузга язмаганны башына да кертмәскә киңәш итәм. Ләкин аның сүзе сүз: бозым гына ясадылар!

Үзе белән килешмәвемне күргәч, ул тагын да ярсыбрак сөйләп китте:

–Безнең шәһәрдә бозым белән бик нык шөгыльләнүче хатын-кызлар бар икән. Хезмәттәшебез беркөннәрдә шуларның таксига төнге сәгать уникедә зиратка илттереп, көтеп торырга кушып, кабер балчыгы алып кайтулары турында сүзләр йөрүен әйтте. Таксистның да шул бер илткәнен генә чакыралар икән, инде ул да алардан шикләнеп, бу гамәлләрен өнәмичә, эшеннән киткән...

Билгеле, мин боларны чынга алмый гына тыңлап тордым. Имеш-мимеш күп йөри инде ул...

Әмма... Инде икенче тапкыр, бөтенләй башка һәм үзем кебек үк какшамас скептиктан кабаттан шушы хакта ишеткәч, уйланып калдым. Сихер, бозымнар, башка паралель “дөньялар” хакында хәзер ялкау гына язмыйдыр. Эзотериклар да тик ятмый... Ансы, ышану-ышанмау үзебездән тора. Тик менә бозым дигәненнән гаиләләрнең җимерелүе, язмышларның буталуы – монсы инде җитди мәсьәлә. Аның белән шөгыльләнгән, башкаларга явызлык эшләргә алынган яман кешеләр, миңа калса, үзләре дә тиешле әҗерен ала, җавап тотмый калмый торгандыр. Ак мәчетебез имам хатыйбы Азат хәзрәт Талыйбуллинга сихер, бозым һәм аны кылучыларга карата диндә нинди караш булуы хакында аңлатма бирүен сорап мөрәҗәгать иттем. Аның гыйбрәтле вәгазен укучыларыбызга да җиткерәсе килә.

–Сихер — гарәп сүзе. Гарәпләр сәбәбе аңлашылмаган һәм яшерелгән гамәлләргә күп вакытта «сихер» дип әйтәләр. Әлбәттә, сихернең кайсы вакытта, кайсы гасырда барлыкка килүе мәгълүм түгел. Һәрбер кавемдә сихер булды. Һәрбер пәйгамбәр килгән вакытта, һәрбер кавем вә гасырда әдәм балаларында ошбу сынау вә фетнә, вә вәсвәсә — сихер яшәп килде. «Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһу Себехәнәһү вә Тәгалә безләргә ошбу сихер хакында тирән

мәгълүмат бирә. Кайбер имансыз бәндәләр Сөләйман хакында ялган сөйләп, шайтанның сүзенә иярделәр, ягъни Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә дөньяда булмаган мөлкәтне бирде — аның кулында җил-давыллар, җеннәр вә шайтаннар һем хайваннар илә кошлар иде. Ул алар белән идарә иткәндә, әлбәттә, җеннәр вә шайтаннар үзләрен бик авыр хис итәләр иде. Һәм көннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң Иблис мәлгунь сихер китабын язып, Сөләйманның тәхете астына атты. Һәм шуннан соң ул кешеләргә әйтте: «Карагыз, Сөләйманның тәхете астында нинди китап ята икән — ул да булса сихер китабы! Җәмәгать, Сөләйман үзенең хөкем иткән дәверендә ошбу сихер китабы белән идарә итте», – дип, ялган сүзләр илә халыкларны инандырды, һәм шуның хакында Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп һәм тыеп әйтәдер: «Ышанмагыз Иблиснең язган китабына. Сөләйман пәйгамбәр сихер илә түгел һәм ул көферлек илә түгел, ә Аллаһка иман китерү сәбәпле хакыйкый хөкем илә хөкем итте».

Сихернең, сихер китабының язылуы фәкать Иблиснең эшедер һәм бүгенге көнгә кадәр ошбу Иблис язган сихер китабыннан күчереп язалардыр. Һәм кешеләр аларны укып өйрәнәләрдер. Һәм бигрәк тә иман вә әхлак түбәнәйгән бер чорда әдәм балалары Иблиснең язып калдырган ялган вә көферлек китабын кулланып, күп кешеләр арасында бозыклык, фәсәд кылалардыр. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әйтәдер: «…белсәләр иде алар үзләренең дөньяларын ахирәткә сатканнарын. Алар ошбу сихер гамәле кылу сәбәпле, һичбер игелекләре калмыйча дөнья вә ахирәтләрен заяга үткәреп, ахирәттә сихер ияләре газап ияләре булуларын, җәһәннәм әһеле булуларын белсәләр иде». Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә аларны хисап кылган вакытта хәерле мизаннарында һичбер игелек булмавын белсәләр иде сихерчеләр вә аларга йөрүче бәндәләр.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһис вәссәлләм үзенең мәшһүр хәдис Шәрифендә әйтте: «Кем дә кем багучыга, сихерчегә килеп, аңардан нәрсә дә булса сораса, нәрсәнеңдер хакында беләсе килсә, ул Пәйгамбәребезгә иңгән һәрнәрсәгә көферлек кылган кеше булыр», – диде. Икенче бер хәдис Шәрифендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем сихерчеләргә вә багучыларга килеп, аларның берәр сүзенә ышанса — аларның 40 көн буена намазлары кабул кылынмас», – ди.

Сихерләргә әмер кылып, сихер гамәлендә ярдәм сорап килгән кешеләрнең иманнарының вә ихласлыкларының һичбер ноктасы да калмас...

Югарыда бәян иткәннәргә берни дә өстәрлек түгел, хәзрәтебез вәгазендә барсы да яхшы аңлашыла. Җаннарыбызда иман яшәсә, бозым, сихер кебек нәрсәләргә урын булмас, җәмәгать, әхлагыбызны гына җуймыйк. Ә инде арабызда күңелләрендә шундый яманлык йөрткән сихерче, бозымчылар бар икән, алар дини тәгълиматтә әйтелгән тәмуг утында янасыларын уйлый микән?!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев