Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Блог Насимы Фазлыевой

Блог Насимы Фазлыевой

Блог

Соңарган мәхәббәт

 

Син минем кешем идең

Мин синең кешең идем.

Мин бит ничә еллар буе

Яныңда гына йөрдем.

Күңелдән генә сөйдем.

Эчемнән генә көйдем.

Көзенә кергән чәчәк күк,

Мин сулдым инде, шиңдем.

Син аны күрмәдең дә,

Син аны белмәдең дә,

Тутырыплар карасам да,

Син мине күрмәдең дә.

Бүген син мине күрдең:

- Син минем кешем, - дидең .

- Мин синең кешең, - дидем. -

Мин бит ничә еллар буе

“Син” диеп кенә йөрдем.

-Әле соң түгел , - дидең.

-Соң шул, соң инде, - дидем.

... Сәгатем соңга калганга

Поездга чаба идем.

 

Яшисе бар

Күпме көзләр китәсе бар әле,

Җылы язлар әле киләсе бар.

Язган булса, гомер өзелмәсә,

Яшисе бар әле, яшисе бар.

Ләйсән яңгыр явасы бар әле.

Саф ак карлар каплыйсы бар җирне.

Күпме таңнар әле атасы бар.

Яшисе бар әле, яшисе бар.

Эзлисе бар әле,табасы бар.

Башың иеп утырмачы, дустым.

Бездән тормый торган күрәчәк бар.

Сабыр канатлары сынганда да,

Өмет белән тулы киләчәк бар...

 

 

 

 

Юкәләргә сеңгән бал тәме

Шундый рәхәт, әй күңелле бүген,

Юкәләргә сеңгән бал тәме.

Тәрәзәмнән ике адым гына,

Ике адым гына - җәй яме.

 

Бер ләззәтле тынлык баскан җирне,

Җилдә тибрәп йоклый яфраклар.

Зәңгәр ефәк күк йөзендә генә

Чыркылдашып оча кошчыклар.

 

Күңел күптән кошлар белән күктә.

Үзем монда, гүя читлектә.

Ә җәй яме, әнә, ике адым,

Ике адым гына бит читтә.

 

Фото виджета:https://pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев