Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Бер егет... кәләш эзли

Бер егет... кәләш эзли

Без яшь чакларда егетләргә – кызлар, кызларга – егетләр табуы күпкә җиңел иде. Танышасы килгән кешегә урам да “киң” иде, “пятачок” кичке уеннар гөрләп торды, “танцы” лардан калмадык.

  Минем шундый дәлилләр китерүемне гаилә дусларыбызның улы тыңлап-тыңлап торды да:

–Сүз катып кара син урамда хәзер берәр кызга, күзен шар итеп, кулын маңгаенда бөтереп: “Җүләр”, дип китәчәк, я булмаса, полициягә шалтарытам, дип кулына телефонын алачак...

“Танцы”лар дип ачыла башлаган авызымны үзем үк “томаладым”. Яшьләр үзәге “Дискотека” дип игълан элгәч, күршеләр белән саф һавада йөрергә чыккач, кызыксынып кереп караган идек, ди-джей егеттән һәм тагын үзәкнең 2-3 хезмәткәреннән башка кеше күрмәдек. Димәк, биергә дә йөрми хәзер яшьләр.

 Бу боларны нигә яза дисезме? Озын сүзнең кыскасы, кырыгын әле генә тутырган, күрше шәһәрдә үз йорты белән яшәүче, үз бизнесы булган ир-егеткә кәләш кирәк, җәмәгать. Алай бик нәүмизләнми дә: “Бер баласы булса да ярый”, ди.

 Ау, кызлар! Кайсыгыз кияү эзли? Кызыксынсагыз, языгыз. Кияү шәп!   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев