Бәби зары
-Таптылар инде бер гадәт.
-Таптылар инде бер гадәт.
Бигрәк арттыралар.
Аз гына шыңшып алсам да,
Суыргыч каптыралар.
Миңа рәхәт, миңа җылы
Әнием кочагында.
Гел дә җибәрмәс идем дә,
Югала кайчагында.
Килә аннан мәми исе.
Килә аннан әни исе.
Нәни булсам да тоям бит
“Ярату” дигән хисне.
Салкын суыргыч түгел,
Әнием кирәк миңа.
Күкрәгеннән саркып чыккан
Мәмием кирәк миңа.
Нет комментариев