Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ау! Кәләшләр! Кияүләр Сезне эзли!

    ЛИЗА НУРЛЫЕВА

    Ә син әле дә ялгызмы? Кичекмәстән бу хәлне төзәтергә кирәк!

    Җиһанда – Яз. Агачларның – бөреләнгән, күңелләрнең мәхәббәткә күмелгән чагы. Ә син әле дә ялгызмы? Кичекмәстән бу хәлне төзәтергә кирәк! Димчеләр агентлыгы булмасак та,  без Сиңа ярдәмгә әзер. Чөнки без беләбез: Синең насыйп ярың кайдадыр якында, янәшәдә генә йөри. Бу юлларны укыган ялгыз туташ-ханым, тәгаен, үз эченнән генә: “Кем икән соң ул, минем насыйп яр?”- дип уйлап куйгандыр. Ә бәлки ул нәкъ менә Сергейдыр? Әйдәгез, үзе белән танышыйк!

    Ул  күршедәге Бакалы районы егете. Район үзәгеннән нибары 7 чакрым ераклыктагы авылда яши. Куәтле “КАМАЗ” машинасын иярләгән, хезмәт сөючән, уңган-булган 43 яшьлек ир-егет.  Тәмәке тартмый, эчү белән мавыкмый. Бер тапкыр да өйләнмәгән.

    –Гүзәл затларыбыз курыкмасын иде, бала-чагам да юк, альфонс та түгелмен – ди ул. – Берәү белән матур гына торып киткән идек, бер баласы да бар иде, ул миңа “әти” дип дәшә башлап, инде бер-берләребезгә нык ияләшкән идек, әмма ярым миннән бик нык көнләшә башлады. Уртак тел таба алмаслык хәлгә җиттек. Шулай матур гына бөреләнеп килгән учак кисәк сүнде...

     Сергей яшәү урыны булуын, көнкүреш өчен борчылырга кирәк түгеллеген дә әйтте. Әлбәттә, кешенең “эчен” ярып карап булмый. Әмма ялгызлыктан туйган ханым-туташларга нигә соң әле аның белән танышып карамаска?! Телефонын кызыксынган кешеләргә бирербез, яки үзегезнекен аңа язарбыз. Хәбәрләшик!

     Аннары, шушы ук блогта тагын бер киявебез турында язган идек. Аның хакында да онытмагыз!

     Игътибар!

    Кияүләребез белән кызыксынган кәләшләр арасында кечкенә генә бәйге дә оештырып алабыз әле. Моның өчен безнең “Маяк”ка “инстаграм”, “в контакте” аша һәм үз сайтына кереп, язмаларыбызга фикерләр, “лайк”лар калдырырга, кәләш эзләүче егетләребезгә үзегезне кызыксындырган сорауларны язарга кирәк. Иң активларны зәвыклы, үзенчәлекле бүләкләр көтә. Аралашып яшик, дуслар!

    https://www.instagram.com/aznakaevo_rt.ru/

    https://vk.com/mayak33005

    Фото pixabay.com

    Теги:
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама