Аннан качып булмый
Шигырь
Аннан берничек качып булмый
Юри генә еласаң да.
Яхшы булып кылансаң да,
Яратмыйча “яратсаң” да.
Аннан берничек качып булмый
Рәнҗетсәң, елатсаң да.
Ятимнәр өлешен алып,
Матур йортлар салсаң да.
Аннан берничек качып булмый
Җинаятьләр кылсаң да.
“Мин гадел кеше”, - диеп
Битлегеңне салсаң да.
Ятсаң, торсаң , һичбер китмәс
Ул синнән, миннән тормый.
Күпме генә алдасаң да
Намустан качып булмый.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев