Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Блог

Аналарның да була төрлесе...

Аналарның да була төрлесе...

Әллә без әбиләребез әйткән ата – улны, ана кызны белми торган заманга килеп җиттекме соң?

Әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама һәлакәт, үлем-китем... Шулай да иң борчыганы – тәртипсез тормыш алып барган, башын да күтәрми эчеп ятучы хатын-кызларның көннән-көн арта баруы.

...Кечкенә баламны җитәкләп, түгәрәктән кайтып киләм. Кызым Элизаның түгәрәктә өйрәнгән җырлары үз эченә генә сыймыйча, шәһәр урамнарына тарала:

Әни булганда яшәве рәхәт,

Күлмәкләр матур, ашлар тәмлерәк...

“Әни, мин сине шундый яратам!”, - дип, бер алдыма, бер артыма чыга тагын үзе.

Шул вакыт икебезнең сүзне бүлеп, бер йортның ярым-ачык тәрәзәсеннән хатын-кызлар тавышы ишетелде. Пәрдәсе дә төшмәгән фатир тәрәзәсеннән өстәл артында кәеф-сафа корып утыручы дүрт хатын шәйләнә. Рәхәтләнеп кинәнеп, берсен-берсе уздырып, бөтен урамны яңгыратып, җыр сузалар. Ярар, хатын-кызның ир-ат белән ярыша-ярыша, кайбер вакытта хәтта арттырыбрак та, эчкәненә дә күнегелгән. Әмма алар җырлаган җырдан, кырларында йөргән балаларның көлүе күңелемә нык тиде. Алар нинди тәрбия алып үсәләр икән дигән уй йөгереп үтте. Балалары белән андый-мондый хәл килеп чыкса, бер генә ана да үзен гаепләми. Ул баланы кемдер карарга тиеш булган, кемгәдер ышанып калдырган...

Бу көннәрдә Кировта булган коточкыч хәл берәүне дә битараф калдырмагандыр. Фатирда өч яшьлек баласын ялгызын калдырып,

каядыр чыгып югалган кеше турында хәтта “ана” дип әйтергә тел дә әйләнми. Җиде көн буена балам нишли икән дигән уй кереп тәрамаган күрәсең башына. Гәрчә, уйларга сәләте булган кеше мондый адымга бармый да инде! 21 яшьлек, әле тормыш йөген җигелеп тартмаган, аның ачысын-төчесен дә татырга өлгермәгән яшь кенә бу ханымга каян килгән бу кадәр явызлык?! Битарафлыкмы, әллә бар нәрсәгә төкереп караумы бу, аңламассың.

Әллә без әбиләребез әйткән ата – улны, ана кызны белми торган заманга килеп җиттекме соң? Шулай булмаса, бәгырь җимешләребезгә болай ук игътибарсыз булмас идек.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев