Акча сөймәс кәшилүк
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Акча сөймәс кәшилүк
- И-и-и, шушы кәшилүккәем исән генә була күрсен, - дип инде таушалып, төсләре уңып беткән янчыгын сыйпап, назлап сөеп алды әле генә бухгалтер бүлмәсеннән акча алып чыккан Әлфирә. – Гел акча кереп кенә тора үзенә, бүксәсе бер дә шиңми җанкаемның.
- Акча кәшилүккә карап керә мени ул, Әлфирә апа? - дип сорап куйды Алия, хезмәттәшенең акча янчыгын сөюенә аптырап.
- Әй, ничек кенә карый әле. Шушы кәшилүгем бик искергәч, 8 мартка бер танышым икенче бүләк иткән иде. Кып- кызыл төстә ялтырап тора. Монысыннан аерыласы килмәсә дә, акчаларымны кызылына салдым. Салган көнне үк акчасы бетте. Аннан бик озак акчасыз йөрде. Кергәч, тагын беренче көнне үк бетте.
- Һи- һи чоры шундый булгандыр инде, монда кәшилүкнең ни катнашы бар?
- Алай димә әле син. Менә шуннан соң теге кәшилүкне икенче бер танышыма бүләк иттем. Соңгы вакытта гел тәти киемнәр генә киеп, масаеп йөри иде. Интексен әле бераз мин әйтәм.
- Шуннан? - Алиянең күзләре шакмак булды.
- Шуннан... Менә шул. Бер көнне очраткан идем әле үзен. Үпкәләгән димме шунда. “Син миңа нинди кәшилүк бүләк иттең? Бер дә акча тормый анда”, - ди. – И, мин әйтәм, минем үземә дә бүләк иткәннәр иде аны, искесеннән аерыласы килмәде, дим. – Ул да теге кәшилүкне бүләк итеп җибәргән икән. Хәзер кайларда сәяхәт кыладыр ул кәшилүк? Кемнәрне бәхетсез итәдер? Киредән үземә әйләнеп кенә кайтмаса ярый инде. Кайтса... Тагын кемнәргә бүләк итәрмен?
Әлфирә тагын иске кәшилүген назлап сыйпап алды.
фото:https://pixabay.com
Нет комментариев