Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хуш киләсең, Сабантуй! АФИША

12 июньдә Азнакай Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздырыла.

Программада:

10.00 сәгатьтә – театральләштерелгән тамаша. Сабантуйны тантаналы ачу.

11.00 сәгатьтә – милли бәйгеләр, спорт ярышлары: йөгерү, колга башына менү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, зур ботинкалар киеп йөгерү, авыш колгага менү, чүлмәк вату, ашлык салынган капчыклар ташу, балык тоту, катыктан акча эзләү, бүрәнә кисү, төпсез капчык, зур чаңгыларда шуу, өреп кабартылган чаңгыларда шуу, Сумо көрәше, капчык сугышы, арбага утырып йөгерү, татар милли көрәше, гер күтәрү, кул көрәше.

09.00-14.00 сәгатьләрдә – төрле диаспораларның милли күренеш күргәзмәләре эшли.

11.00-15.00 сәгатьләрдә – татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Ф.Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт бию ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында концерт.

11.00-14.00 сәгатьләрдә – балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар, концерт.

12.00 сәгатьтә – ат ярышлары.

18.00 сәгатьтә – “Юбилейный” стадионында Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, “Казан егетләре” төркеме, районыбыз сәнгать осталары катнашында кичке күңел ачу программасы.

7 һәм 8 июньдә 17.00 сәгатьтә шәһәребездә “Сөрән сугу” – Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы үткәреләчәк.

Реклама 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев